Бүген Министрлар Кабинетында 2013 ел программаларын тормышка ашыруның проектлары турында фикер алыштылар

2012 елның 27 октябре, шимбә

Бүген ТР Министрлар Кабинетында  видеоконференция режимында РФның 21.07.2007 елдан №185-ФЗ “Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итүче Фонд” законын Татарстан Республикасында  тормышка ашыру һәм уку йортлары объектларын капиталь ремонтлау сораулары буенча республика киңәшмәсе булды.  Киңәшмәне ТР Премьер-министры И.Ш. Халиков үткәрде, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Ф.М. Хәнифов төп доклад белән чыгыш ясады.

Күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау  буенча эшләнгән эшләрнең гомуми суммасы 4 млрд. 367 млн. сум,  әлеге сумма еллык лимитның 99,95% тәшкил итә. Шул ук вакытта ДТИ тарафыннан, эшләнгән эшләрнең 98%на актлар кабул ителгән. 879 йортта капиталь ремонт эшләре тәмамланган, ДТИдә 837 йортны кабул итү актына кул куелган.

26 октябргә УК һәм ТСЖ хисабларына барлык чыганаклардан 4 млрд. 402 млн. сум акча күчерелгән, бу сумма еллык лимитның 93% тәшкил итә ( өстәмә программаны исәпкә алганда).

165 гомуми белем бирү һәм 5 коррекцион мәктәптә дә ремонт эшләре тәмамланган. ТР КМның 10.10.2012 елдагы   боерыгы белән мәктәпләрнең (муниципаль һәм коррекцион) алгы якларын ремонтлау өчен 195, 75 млн. сум бүленеп бирелгән.

Докладта ике контурлы казан урнаштыру программасы турында аерым сөйләнелде. Программа тулысынча тәмамланган. 4 мең 611 фатирда газлы казаннар урнаштырылган.

“Чиста су” программасы буенча пландагы 300км-ның 315км-дан артыгы эшләнгән. 42 скважина борауланган, суэтем башнясын урнаштыру, су белән тәэмин итү челтәрен юдыру буенча эшләр бара. “Азнакаевский завод Нефтемаш” ААҖ фельдшер-акушерлык пунктын төзү программасы буенча барлык 72 фундамент та монтажланган.Төзелеш мәйданына ФАПның 62 комплекты чыгарылган.

План буенча 56 модульне монтажлау каралган, 54 ФАП тулысынча монтажланган, 2 объектта эшләр тәмамланырга тора, 41 ФАП файдалануга тапшырылган.

Киңәшмә эшенең ахырында, киләсе ел программаларының проектлары турында фикер алыштылар.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International