Муниципаль оешмаларга территориаль планлаштыру документларын әзерләү буенча эшләрне активлаштыру кирәклеге турында тагын бер кат әйтелде

2012 елның 30 октябре, сишәмбе
Бүген республиканың Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында Татарстанның баш архитекторы, министр урынбасары В.Н. Кудряшев рәислегендә, видеоконференция режимында, республиканың муниципаль оешмаларын территориаль планлаштыру һәм шәһәр төзүне зоналаштыру документлары белән тәэмин итү сораулары буенча киңәшмә булды. Татарстанның бөтен муниципаль оешмалары кире элемтәгә тоташтырылган иде.

Бүгенге көндә республикада муниципаль районнарны территориаль планлаштыру схемаларын әзерләү процессы тәмамланып килә.

Бүгенге көндә республикада муниципаль районнарны территориаль планлаштыруның 9 схемасы расланган ( Яшел Үзән, Әлмәт, Түбән Кама, Лаеш, Спас, Бөгелмә, Менделеевск, Югары Ослан һәм Зәй).

Территориаль планлаштыру проектының 8 схемасы килешенү баскычында тора. Республика муниципаль районнарын территориаль планлаштыру проектының 6 схемасын эшләү процессы бара. Агымдагы елның язында республика 776 авыл җирлеге Башкарма комитеты тарафыннан генераль планнар әзерләү турындагы карар кабул ителде.

Киңәшмәне алып баручы искәртеп үткәнчә, әлеге мәсьәләне хәл итү соравы  белән, иң беренче чиратта, муниципаль оешмалар үзләре кызыксыналар. 2012 елның 31 декабреннән, территориаль планлаштыру документы булмаса, муниципаль һәм дәүләт кирәк-яраклары өчен җирне алу һәм җирләрне бер категориядән икенче категориягә күчерү тоелачак. Шулай ук, дәүләт яки муниципаль милке булган җир участокларын бирү мөмкин булмаячак.  31.12.2012 елдан, җирдән файдалану һәм йорт салу кагыйдәләре булмаса, төзелешкә рөхсәт ителмәячәк.

Моннан тыш, территориаль планлаштыру һәм шәһәр төзүне зоналаштыру документларының булу-булмавы, муниципаль оешмаларның федераль һәм республика программаларында катнашу мөмкинлеге белән турыдан-туры бәйле.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International