Татарстан Республикасында күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау 99% ка тәмамланган диярлек

2019 елның 4 декабре, чәршәмбе

Татарстанда күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау 99% ка тәмамланган диярлек. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгының ТКХ программаларын куллану һәм тормышка ашыру идарәсе башлыгы Айрат Галләмов сөйләде. «Бүгенге көндә күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау буенча барлык эшләрнең 99% башкарылган. 930 объектта эшләр тәмамланган, тагын 5 объектта эшләр тәмамлану стадиясендә», - дип сөйләде спикер. 2019 елда Кыска сроклы планны гамәлгә ашыру 200 меңнән артык гражданга гомуми мәйданы 5,5 млн кв.метр булган 935 күпфатирлы йортта имин һәм уңайлы яшәү шартлары тәэмин итәргә тиеш, дип өстәде ул. Программаны финанслау күләме 5 млрд. сумнан артык тәшкил итте. Татарстан Республикасында программаны гамәлгә ашыру чорында 2008 елдан 2018 елга кадәр гомуми мәйданы 79,7 млн.кв. метр булган 15 мең 683 күп фатирлы йорт ремонтланган, ә капиталь ремонт үткәрелгән йортларда яшәүчеләр саны 3 млн. 498 мең кеше тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International