Мәскәүдә “ТКХ өлкәсендә тарифлы тәртипкә салу” дип аталган Бөтенроссия гамәли семинар булды

2012 елның 2 ноябре, җомга
V семинар рекорд сандагы катнашучылар җыйды: бөтен илдән 350 дән артык делегат тариф сәясәте сораулары турында фикер алышуда катнашты. Чарага килүчеләр арасында – компанияләр белән идарә итүчеләр, региональ министрлык һәм ведомство вәкилләре, тариф сәясәте өлкәсен тәртипкә салучылар, ресурс белән тәэмин итүче оешмалар.

Фикер алышуга экспертлар тон бирделәр, алар фикеренчә, бүген Россиядә тарифлы тәртипкә салуда кулланыла торган юллар торак-коммуналь хуҗалык үсешен тоткарлыйлар.

РФ ТПП идарә әгъзасы, ТКХ өлкәсендә предпринимательлек буенча Комитет рәисе Андрей Широков торак-коммуналь өлкәдә тарифлы тәртипкә салу буенча гамәли семинарны ачканда “Тарифлар сәяси түгел, ә икътисади булырга тиеш”, - диде. Региональ энергетик комиссияләрнең Регионара ассоциация президенты Евгений Яркин, үз чиратында, “тарифларны индексацияләү методы, ТКХ тармагы өчен җимергеч, ул аны бары тик таратачак кына” дип расларга тырышты.

Шул ук вакытта, ТКХ өлкәсенең сыйфатлы икътисади үсеше өчен территорияләрне үстерүнең реаль планнары, озак сроклы инвестпрограмма, адреслы супсидия һәм озак сроклы тарифларга бюджет чыгымнарын планлаштыру кирәк. Соңгыларын кулланылышка кертү буенча, үз чыгышында, икътисади үсеш Министрлыгы рәисе Павел Азгальдов сөйләде. Аның сүзләре буенча, Россиянең торак-коммуналь комплексы 2014 елда ук озак сроклы тарифлы тәртипкә салуга күчәчәк. Күчеш эзлекле рәвештә барачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International