Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында республика районнарындагы торак-коммуналь хуҗалык сорауларын тикшерү буенча “түгәрәк өстәл” булды. Очрашуны ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Р.К. Кәримов үткәрде. Чарада торак-коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү буенча муниципаль департаментлардан вәкилләр катнашты.
“Түгәрәк өстәл” барышында районнарда ТКХның торышы, ТКХ сыйфаты һәм тарифларның дәрәҗәсе буенча сораулар, шулай ук иң мөһим проблемалар һәм аларны чишү юллары тикшерелде.