2012 ел программалары тәмамланып килә

2012 елның 11 ноябре, якшәмбе

Бүген Хөкүмәт йортында,  видеоконференция режимында 2012 елда Татарстан Рееспубликасында РФның 21.07.2007 дән №185-ФЗлы “Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итүче Фонд” законын  һәм мәктәпләрне капиталь ремонтлау сораулары буенча республика киңәшмәсе булды. Киңәшмәне ТР Президенты Р.Н. Миңнеханов үткәрде, чарада ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Р.Ф. Моратов катнашты. ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин төп доклад белән чыгыш ясады. Аның докладының күп өлеше киләсе елга программмалар формалаштыруга багышланган иде, чөнки2012 елгы программаларның күбесе тәмамланды.

Күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау буенча эшләнгән эшләрнең гомуми суммасы 4 млрд. 368 млн. сум, әлеге сумма еллык лимитның 99,99% тәшкил итә. Бөгелмә һәм Яшел Үзән муниципаль районнарыннан ( аларда берәр йорт) тыш барлык муниципаль оешмаларда эшләр тулысынча тәмамланган.

Күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау буенча өстәмә программа нигезендә гомуми мәйданлы 65 күпфатирлы йортны ремонтлау планлаштырыла, 29 меңнән артык граждан үзенең торак шартларын яхшыртачак. 9 ноябрьгә ( ДТИ мәгълүматлары буенча) капиталь ремонтлау буенча өстәмә программа нигезендә эшләнгән эшләрнең гомуми суммасы 213,31 млн. сум, әлеге сумма еллык лимитның 58% тәшкил итә.

2013 елда капиталь ремонт үткәрелергә тиешле күпфатирлы йортларның исемлеге 29.10.2012 елдан №1943-р лы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты боерыгы нигезендә расланган. Исемлеккә гомуми суммасы 4 млрд. 354 млн. сум булган 42 муниципаль оешмадагы 812 күпфатирлы йорт кергән ( Әтнә, Әлки һәм Чирмешән муниципаль оешмаларыннан тыш).

Ике контурлы казан урнаштыру буенча 2012 елгы программа тәмамланды. 4 мең 650 фатир һәр фатирны аерым җылыту системасына күчерелгән, 39 км боҗраланган газүткәргеч, 38 км фасад газүткәргече эшләнгән. 2013 елда 21 райондагы 4,5 мең фатирны аерым җылыту системасына күчерү планлаштырыла.

“Чиста су” программасы буенча 2012 елның 9 октябренә газификация Фонды тарафыннан 318,2 км суүткәргеч челтәр төзелгән, 42 артезиан скважинасы борауланган, 43 суэтем башнясының 32се урнаштырылган. Бу елны 9 суэтем башнясы урнаштырырга һәм аларны су белән тәэмин итү челтәрләренә тоташтырырга кирәк. 2013 елга торак пунктларны эчә торган су белән тәэмин итү өчен 29.10.2012дан №1946-р лы ТР КМ карары нигезендә 500 млн. сум бүлеп бирелгән. 

2012 елгы программа буенча 165 гомуми белем бирү һәм 5 коррекцион мәктәптә барлык ремонт эшләре тәмамланган.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 10.10.2012 елдан №1826-р лы өстәмә Боерыгы буенча мәктәпләрнең ( муниципаль һәм коррекцион) алгы якларын һәм отмоскаларын ремонтлау өчен  195,75 млн. сум бүлеп бирелгән.

Фельдшер-акушерлык пунктлары төзү программасы буенча барлык 72 фундамент  ремонтланган. ФАПның барлык комплектлары да эшләнгән һәм төзелеш мәйданнарына алып барылган. План буенча 67 модулне монтажлау тәмамланса, 67 ФАП тулысынча ремонтанган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International