Татарстан Президенты “КорпусГрупп” компаниясе җитәкчелеге белән очрашты

2012 елның 13 ноябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “КорпусГрупп” компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында үтте. Очрашуда ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фаррахов, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР Президентының икътисади сораулар буенча ярдәмчесе Айрат Хәйруллин катнашты.

“КорпусГрупп”ның генераль директоры Олег Лобанов компаниянең Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлек итү мөмкинлеген тәкъдим итте. Исегезгә төшерәбез, “КорпусГрупп” ( Мәскәү) Россиянең җитештерү-хуҗалык аутсорсинг базарында 1991 елдан бирле эшли. Компания бердәм подрядчы буларак, индустриаль туклану, күчемсез милек объектларын эксплуатацияләү, биналарны һәм территорияләрне профессиональ җыештыру, кер юу йорты һәм химчистка, ерактагы объектларга хезмәт күрсәтү өлкәсендә комплекслы хезмәтләр тәкъдим итә. Компания җитәкчелеге фикеренчә, заманча шартларда аутсорсигка күчү – бу икътисади яктан үзен аклаган кирәклелек. “КорпусГрупп”  компаниясе тормышка ашырган соңгы проектларның берсе  - Владивостоктагы АТЭС саммитында  эшләү ( 2012 елның сентябрь ае).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International