Бүген Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында эко-энергоэффетив төзелеш соравы буенча фин VТТ техник тикшеренүләр үзәге вәкилләре белән очрашу булды. Очрашуны ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары В.Н. Кудряшев үткәрде. Чарада Төзелеш Министрлыгы һәм проектлы институтлардан белгечләр катнашты.
Катнашучыларны сәламләгәндә, В.Н. Кудряшев, төзелеш потенциалы, шулай ук республиканың технологик һәм инновацион байлыклары турында сөйләде.
Өлкән фәнни хезмәткәр Марко Ноккала һәм VТТ техник тикшеренүләр үзәгенең тикшеренү эшләре буенча ассистенты Альбина Райвио үз чыгышлары вакытында, эффективлыкны һәм яңадан башланган энергия чыганакларын куллану мөмкинлеген арттыра торган материалларны һәм карарларны төзелештә куллану буенча Үзәк тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Мондый карарларның берсе булып, билгеле бер территориядә яшәешнең югары нормалары адаптациясе белән экоград төзү тора.