Төзүчеләр ел ахырына кадәр тагын 563 мең квадрат метр торак тапшырырга тиеш

2012 елның 17 ноябре, шимбә

Бүген Хөкүмәт йортында ТР Премьер-министры И.Ш. Халиков рәислегендә, видеоконференция режимында торак төзү һәп файдалануга тапшыру, БВС ветераннарын торак белән тәэмин итү, авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерү буенча Республиканың адреслы программасын тормышка ашыру сораулары буенча киңәшмә булды. ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ  министры И.Э.Фәйзуллин төп доклад белән чыгыш ясады.

16 ноябрь көненә республикада  1 млн. 917, 0 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган ( еллык  бурычның 77%).

16 муниципаль оешма торак тапшыру буенча еллык планны тулысынча үтәгән ( Әгерҗе, Аксубай, Апас, Балтач, Буа, Югары Ослан, Биектау, Кайбыч, Лаеш, Норлат, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба, Тәтеш, Тукай, Теләче). 20 муниципаль оешмада еллык планның 80% артыгы үтәлгән.

Социаль ипотека программасы буенча файдалануга тапшырыласы йортлар исемлегендәге 21 объектта төзелеш эшләре тәмамлану баскычында, 2 объект әзерлекнең югары җәрәҗәсендә тора.

Республикада 696 БВС ветераны өчен 101 йорт төзелеп килә. 75 объект әзерлекнең югары дәрәҗәсендә, 21  объект әзерлекнең уртача дәрәҗәсендә, 5 объект әзерлекнең түбән дәрәҗәсендә.

Авария хәлендәге торак йортларны ликвидацияләүнең 2012 елгы программасы буенча 30 муниципаль оешманың 18 районы түләп алу контрактын һәм килешүен тәкъдим итте. Түләп алу контрактын һәм килешүен 9 район тулы күләмдә тәкъдим итмәде.

“Авыл клублары” программасы буенча 46 объектның 45ендә  төзү-монтаж эшләре тәмамланган.

Яшел Үзән районындагы объектта, индивидуаль проект буенча төзү белән бәйле рәвештә, эшләрне тәмамлау вакыты декабрьгә билгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International