Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТРХ Министрлыгында республика муниципаль районнарындагы торак-коммуналь хуҗалык сорауларын тикшерү буенча “түгәрәк өстәл” булды. Очрашуда ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Р.К. Кәримов, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары А.М. Фролов катнашты. Тармак предприятиеләреннән килгән вәкилләр белән бергә, районнарда ТКХның агымдагы торышы һәм ТКХ сыйфаты сораулары буенча фикер алыштылар. Шулай ук, торак-коммуналь комплексның ачыклык дәрәҗәсе һәм кадрлар потенциалы сораулары катнашучыларның игътибар үзәгендә иде.