Бүген Татарстан республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Литва республикасының Россия Федерациясендәге вәкаләтле һәм Гадәттән тыш илчесе Ренатас Норкус белән очрашуы булды. Әлеге очрашуда Россия регионы буларакТатарстан Республикасы һәм Литва Республикасы арасында товар әйләнешен үстерү һәм үзара файдалы хезмәттәшлек сораулары турында фикер алыштылар.
Очрашу Казан Кремлендә булды.
Исегезгә төшереп үтәбез, Ренатас Норкус әфәнде җитәкләгән Литва Республикасы делегациясе Казанга эшлекле сәфәр белән килгән (2012 елның 21-22 ноябре)
Кунакларны сәламләгәннән соң, Рөстәм Миңнеханов, Литва һәм Татарстан сәүдә партнерлары буларак бер-берсе белән кызыксынуларын билгеләп үтте. Ул, Литва делегациясе вәкилләрен, кыскача гына, төп икътисади күрсәткечләр тулы күләмдә башкарылуын билгеләп, республикадагы социаль-икътисади ситуация белән таныштырып үтте. Президент сүзләренә караганда, республикада ситуация стабиль , бу елны сәнәгать җитештерү күләмен 7%, тулай региональ продукцияне (ТРП) 5% тан артыкка үстереп тәмамлау мөмкинлеге бар. Республикада “ТАНЕКО” ААҖ , “Иннополис” инновацион шәһәр-спутник төзелеше кебек эре проектлар тормышка ашырыла. ТР президенты билгеләп үткәнчә, 2012 елның ноябрендә “Иннополис” проекты техник урнаштыруның аерым икътисади зона статусы алды.
2013 елда Казанда җәйге Универсиада үткәрүгә әзерлек кысаларында шулай ук “Казан” халыкара аэропортын масштаблы модернизацияләү үткәрелә, яңа терминаллар эшли, икенче терминалны, очып менү-төшү полосасын реконструкцияләү эшләре бара. Гомумән алганда, Универсиадага кадәр республикада ике мөһим объектны - 45 мең кеше керә ала торган футбол стадионы һәм су төрләре спорты Сараен төзеп бетерергә кирәк. “2013 елгы Универсиада шәһәрне үзгәртәчәк. Без, шулай ук, Казанның тарихи үзәген дә тәртипкә китерәбез, ә бу эш, үз чиратында, башкаланың инвестицион көчен арттырачак “ - диде Рөстәм Миңнеханов.
Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, товар әйләнешен үстерү Татарстан һәм Литва өчен мөһим. Ул билгеләп үткәнчә, әгәр 2007 елда товар әйләнешенең күләме якынча 282 млн. АКШ доллларын тәшкил итсә, 2011 елда исә 35 млн. АКШ долларын тәшкил итте. Безгә бөтен потенциалны кулланырга кирәк, Татарстан, продукциянең 50% экспортка җитештерүен исәпкә алганда, бу бик мөһим. Очрашу барышында, Рөстәм Миңниханов, “Ак барс” Холдинг компаниясе” ААҖнең гражданлык авиациясе пилотлар әзерли һәм өйрәтә торган Литва компаниясе белән хезмәттәшлеген уңай бәяләде. Республикада уку үзәге- мондый компаниянең филиалы ачылу бик әйбәт күренеш, диде ул.
Литва республикасының Россия Федерациясендәге вәкаләтле һәм Гадәттән тыш илчесе Ренатас Норкус, үз чиратында, Татарстан республикасы, Россиянең динамик рәвештә үсә торган регионнарының берсе булганга күрә, киләсе килгән. Ул илчелектәге коллегалары белән таныштырды һәм шулай ук, делегация составында Литва бизнесы вәкилләре дә булуын хәбәр итте. Бу, аерым алганда, заманча халыкара стандартлар кысаларында, гражданлык авиациясе пилотларын өйрәтү белән шөгыльләнә торган компания; автокомпрессорлар һәм автомобильләр өчен башка детальләр җитештерүче завод җитәкчелеге; су агымнарын биологик яктан чистарту һәм махсус җиһаз җитештерүче прдприятие; Литва товарларын Россиягә дистрибуцияләүне тормышка ашыра торган компания.
Ренатас Норкус билгеләп үткәнчә, бүген, товар әйләнеше буенча, Россия һәм Литва арасындагы нәтиҗәләр начар түгел.
Без регионнар белән мөнәсәбәтләрне үстерергә уйлыйбыз, чөнки илнең киләчәген регионнар билгели һәм Татарстан бездә регион-лидерларның берсе буларак кызыксыну уятты, хәзер хезмәттәшлек өчен куыш табу мөхим, диде илче әфәнде.
Уртак проектлар өчен кызыксыну уятырга мөмкин булган тармаклар арасында сәнәгать, машина төзелеше, авыл хуҗалыгы, туризм һәм башкаларны әйтте. Илче әфәнде фикеренчә, логистика өлкәсендә дә хезмәттәшлек итәргә мөмкин. “КөнбатышЕвропа – Көнбатыш Кытай” транспорт коридоры Татарстан территориясе аша үткәнгә күрә, Клайпеды сәүдә порты мөмкинлеген тәкъдим итте.
Ренатас Норкус хәбәр иткәнчә, Литвада татар диаспорасы 3 мең кешене үз эченә ала.
Аннан соң, делегация членнары – Литва бизнесы вәкилләре, кыскача гына, үз предприятиеләре турында сөйләделәр. Алар үз проектларын Татарстан Республикасы территориясендә үстерергә ниятләүләрен белдерделәр. Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов, автокомпрессорлар җитештерә торган предприятие җитәкчелегенә “Мастер” (“Мастер” КИП) Кама индустриаль паркы кебек мәйдан тәкъдим итте.
Соңыннан ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин "Traidenis" Литва компаниясенең РФ буенча башкарма директоры А. Смоленцев белән очрашты. Компания тазарту корылмалары белән шөгыльләнә.