Бүген Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында «Тепе Иншаат» төрек компаниясе вәкилләре бәлән очрашу булды. Чараны ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин үткәрде.
Очрашуның беренче өлешендә, катнашучыларның игътибары «Тепе Иншаат»ның презентациясенә юнәлтелде. Компания Төркиянең генә түгел, бөтен дөньяның төзелеш секторында лидер булып тора. Моннан тыш, компания ышанычлы финанс структурасына, зур тәҗрибә һәм бик яхшы абруйга ия.
Очрашу кысаларында уртак проектларны тормышка ашыруда хезмәттәшлек итү мөмкинлеге, шулай ук ике республика арасында тәҗрибә алмашуны тормышка ашыру мөмкинлеге сораулары каралды.