Бүген Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында төзелеш базарының үсеш перспективалары соравы буенча киңәшмә булды. Киңәшмәне Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары А.С.Әхмәтшин, төзелеш материаллары һәм технологияләре сәнәгате бүлегенең башлыгы О.В. Модина үткәрде. Чарада Казанны капиталь төзү һәм реконструкцияләү Идарәсеннән, Төп инвестицион-төзелеш идарәсенннән вәкилләр, шулай ук кирпеч заводы һәм җылылык үткәрми торган материаллар җитештерә торган оешмалардан вәкилләр, Төзелеш Министрлыгы белгечләре катнашты.
Бүгенге көндә, эшләп килгән төзелеш программмаларын барлык кирәкле материаллар белән тәэмин итү өчен бик күп җитештерергә кирәк. Моннан тыш, торак файдалануга тапшыру программасы икенче юнәлеш алды, Универсиададан соң югары дәрәҗәдәге яңа ярышлар көтелә. Шуңа күрә Министрлык конкуренциягә сәләтле җитештерүчеләргә ярдәм итү белән кызыксына.