Министрлыкта «Saint Gobain» компаниясе белән очрашу булды

2012 елның 22 ноябре, пәнҗешәмбе

ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э.Фәйзуллин «Saint Gobain» компаниясенең Россия һәм СНГ илләрендәге генераль директоры Гонзаг Арну де Пире белән очрашты. Очрашу бик җылы, шул ук вакытта динамик халәттә үтте. Француз делегациясе белән килгән катнашучыларны сәламләгәннән соң, министр И.Э. Фәйзуллин, төзелеш өлкәсендә тормышка аша торган проектлар турында сөйләде. Министрны тыңлаганнан соң, кунаклар Татарстанның бизнес үстерү буенча төп регионнарның берсе булуын һәм «Saint Gobain» компаниясенең “Алабуга” АИЗ мәйданында, резидент сыйфатында торуын билгеләп үттеләр.  «Saint Gobain» компаниясе “Turkiye Sisecam Fabrikalari AS» төрек компаниясе белән берлектә”Алабуга АИЗ” территориясендә 300 млн. евро белән финанслана торган, көче елына 250 мең тонна булган автомобиль һәм  яссы (төзелеш өчен) пыяла җитештерүче «Аутоматив Гласс Альянс Рус» ЯАҖ заводын төзү буенча эшләнгән проектны тормышка ашыра башладылар.

Чара барышында”Сен Гобен” мультикомфортлы йорт программасы тәкъдим ителде, аннан соң катнашучылар эш барышындагы иң мөһим күренешләр турында фикер алыштылар һәм хезмәттәшлек перспективаларын тикшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International