“Россия 1 – Татарстан” каналында энергияне саклау сорауларына багышланган яңа проект старт ала

2012 елның 30 ноябре, җомга
Иртәгә, 1 декабрь көнне, 10 сәгать 40 минутта, “Россия 1 – Татарстан” телеканалында “Энергоэффектив йорт” циклыннан телепрограмма чыгарылышы старт ала. Программа энергоэффектив торак төзүгә багышланган. Тамашачыларга коммуналь хезмәтләргә түләгән вакытта ресурсларны саклау һәм гаилә бюджетын экономияләү буенча экспертлы киңәшләр бирәчәкләр. Программа сюжетлары аерым йортларда яшәүчеләр өчен һәм күпфатирлы йортларда торучылар өчен дә кызыклы булачак. Телепрограмма “Казанский энергосервисный центр” МУП белән берлектә әзерләнде, проект ай саен күрсәтелер дип планлаштырыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International