2012 елның декабрендә Казанда “Дәүләт корпорациясе – торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итүче Фондның 2007-2012 еллардагы эшчәнлеге һәм 2013-2015 елларга эшләү перспективасының нәтиҗәләре турында” дигән темага киңәйтелгән киңәшмә булачак.
Әлеге чара дәүләт корпорациясе – торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итүче Фонд һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан оештырылган.
Киңәшмә эшендә дәүләт хакимияте федераль органнарыннан вәкилләр, Россия Федерациясе субъектларының җитәкчеләре һәм эксперт берләшмәсеннән вәкилләр катнашачак. РФның 21.07.2012 елдан 185-ФЗ номерлы “Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итүче Фонд турында” Федераль законын 2007-2012 еллар өчен тормышка ашыру һәм Татарстан Республикасының тармак реформасында катнашу тәҗибәсе сораулары каралачак.
Катнашучылар торак фондын капиталь ремонтлау, авария хәлендәге йортлардан гражданнарны күчерү, 2013-2015 елларда коммуналь инфраструктураны модернизацияләү программаларын тормышка ашыру өчен кирәк булган төп юнәлешләр һәм юллар, шулай ук региональ программаларны тормышка ашыру эффективлыгын күтәрү һәм финанс ягыннан ярдәм тәкъдим итү шартларын үтәү буенча чаралар турында сөйләшәчәкләр.
Бөтенроссия киңәшмәләр сайтында Казандагы форумга багышланган аерым бер бит ачылган, анда чара программасының проекты урнаштырылган.