Рөстәм Миңнеханов яңа стадионда куркынычсызлык техникасын үтәү буенча контрольне көчәйтергә боерды

2012 елның 8 декабре, шимбә

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм МиңнехановТР Төзелеш Министрлыгына 2013 елгы Универсиадага әзерләнгән 45 мең тамашачы өчен исәпләнелгән футбол стадионын төзү барышында куркынычсызлык техникасын үтәүне аерым контрольгә алырга боерды.

Шунысын да әйтергә кирәк, республика районнары әлеге искиткеч зур объектны төзүдә ярдәм итәргә булдылар.

ТР Хөкүмәт Йортында узган атналык киңәшмәдә, ТР район башлыкларына мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов түбәндәгеләрне әйтте: “Стадион төзү – барыбызның да эше. Без бик зур объект төзибез. Беркем дә беркемнән артыгын сорамый, - диде ул. – Казанда бик әйбәт объект – республика горурлыгы булачак. Һәркем бу эштә катнашырга тиеш. Мин сүз бирдем, һәркемнең анда абонементы булачак ( 45 мең тамашачыга исәпләнелгән стадионны төзүдә ярдәм иткән ТР район башлыклары турында сүз бара – Т-И иск.). Футболга йөрсен һәм эшләгән эшнең сыйфатын тикшерсен өчен прокурорга да бирәбез”.

ТР Прокуроры Кафил Әмиров, стадион төзүдә ярдәм итү өчен ТР районнарыннан массалы тәртиптә эшчеләр алып килүләрен искәртте, ләкин  алар белән куркынычсызлык техникасы турында бернинди чаралар да күрелмәвенә зарланды. “Куркынычсызлык техникасын үтәүгә игътибар итүегезне үтенәм. Әлеге объект куркынычсызлык кагыйдәләрен бозуның күңелсез һәйкәле булуына юл куймаска кирәк”, - дип ассызыклады ул.

“Кабул ителә. Прокурор юкка гына әйтми, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Стадионда берничә үлем очрагы булуын исәпкә алганда бу бик мөһим. Эшләргә дип килгән эшчеләр, иң беренче чиратта, кирәк булган махсус киемле булырга һәм инструктаж үтәргә тиеш. Төзүчеләрне тәртипкә өйрәтергә кирәк”.

“Куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен үтәми торган подрядчыларны эшләтмибез”, - диде ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов.

Исегезгә төшерәбез, бу атнаны “Казан 2013” Башкарма дирекциясе” АНО Күзәтү советы утырышында, ТР Президенты, стадионның 2013 елның мартында ачылырга тиешлеген хәбәр итте. Әлеге стадионда 2013 елгы Универсиаданың ачылу һәм ябылу тантанасын үткәрү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International