Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында, торак төзү максатыннан Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан җир участокларын комплекслы үзләштерү өчен уңай юллар формалаштыру сораулары буенча региональ “түгәрәк өстәл” булды. Әлеге чара торак төзелеше үсешенә ярдәм итүче Федераль Фонд белән берлектә үткәрелде.
Бүген “РТЮ” Фонды – эконом-класс торак базарын формалаштыру буенча көчле коралга ия җир участогы базарында иң эре уенчыларның берсе.
2007 елда, Татарстанда, торак файдалануга тапшыруның еллык күләме 2 млн. кв. метрдан артты. Хәзерге вакытта республика шуның белән очрашты ки, киләчәктә төзү өчен, эре шәһәр агломерацияләрендә җир участоклары дефицит.
“РТС” Фонды һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең үзара бәйләнеше кысаларында, гомуми мәйданы 153,65 га. булган 7 җир участогын куллану турында карар кабул ителде. Участоклар торак төзү, шул исәптән экономика класслы торак төзү максатыннан комплекслы үзләштерү өчен тәкъдим ителде. Җир участокларының бер өлеше Казандә, икенче өлеше Лаеш районында.
Перспективада тагын мең гектардан артык федераль җирне хуҗалык әйләнешенә җәлеп итү планлаштырыла. Бүген, әлеге җирләр буенча , аларны торак төзү, социаль инфраструктура объектлары, технопарклар, төзелеш индустриясе предприятиеләре, бизнес-инкубаторлар төзү һәм башка максатлар өчен, 161-ФЗда каралганча, үзләштерү мөмкинлеге өйрәнелә.
“Түгәрәк өстәл” кысаларында республиканың Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин чыгыш ясады, аның чыгышының темасы Татарстанның федераль структура белән бәйләнеше сорауларына багышланган иде. Чарада, шулай ук, “РТС” Фонды генераль директорының беренче урынбасары А.А. Фурсин да чыгыш ясады. Ул потенциаль инвесторларга һәм төзүчеләргә ярдәм итү чаралары турында сөйләде.
Чара кысаларында, җитәкчеләр потенциаль инвесторлар һәм төзүчеләрнең проектларын финанслау һәм кредитлаштыру мөмкинлеге сораулары буенча чыгыш ясадылар, торак төзү максатыннан җир участокларын комплекслы үзләштерүнең төп юнәлешләре турында фикер алыштылар.