Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь
хуҗалык министрлыгы
Татарстанның Төзелеш Министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Министрлык турында
Министрлык тарихы
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Шәхесләр
ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет
Тармак оешмалары
Ведомствога буйсынучы оешмалар
Министрлыкның эш төркемнәре
Эшчәнлек
Төзелеш
Төзелештә бәя кую һәм смета буенча нормага салу
Архитектура һәм шәһәр төзелеше
Торак-коммуналь хуҗалык
Уңайлы мохит
Коррупциягә каршы көрәш
Министрлыкта күрсәтелүче дәүләт хезмәтләре
Алга таба сатуларда катнашу өчен подряд оешмаларын башлангыч сайлап алу буенча документлар
Чаралар планы.Программа һәм проектлар.Файдалы мәгълүмат
Дәүләт контроле (күзәтчелеге)
Документлар
Дәүләт сатып алулары
Торак сәясәте
Эшчәнлекнең хокукый һәм норматив базасы
Татарстан Республикасының архитектура, шәһәр төзелеше, төзелеш, төзелеш материаллары сәнәгате, торак өлкәсендә һәм коммуналь хуҗалыкта 2016-2021 елларга һәм перспективада 2030 елга кадәр үсеш стратегиясе
Дәүләт органы тарафыннан кабул ителгән норматив хокукый актларга һәм бүтән карарларга шикаять белдерү тәртибе
Видеоконференцияләргә слайдлар
Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимияте органнары эшчәнлеген мәгълүмат белән тәэмин итүгә һәм массакүләм мәгълүмат чараларына булышлык күрсәтүгә бюджет ассигнованиеләрен тоту турында хисап
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Матбугат өчен белешмәләр
Турыдан-туры трансляцияләр
ММЧ Конкурсы
Элемтәләр
Гражданнарны кабул итү
Интернет-кабул итү хезмәте
Мөрәҗәгать итү тәртибе һәм кабул итү сәгатьләре
Халык мөрәҗәгатьләрен карау турында хисап
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы
Рөстәм Миңнеханов: «Төзелешне алып баруда финанс кыенлыклар юк, бары тик эшне оештыра белергә кирәк»
2008 елның 12 мае, дүшәмбе
2008 елның дүрт аенда 720 мең квадрат метр торак кулланышка кертелгән, әмма бу узган ел резерв мәйданнар ярдәмендә ирешелгән квадрат метрлар, дип билгеләп үтте ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов торакны кулланышка тапшыру мәсьәләсенә багышланган видеокиңәшмәдә.
Яңа төзелеш сезоны башланды, торакның төп күләмен 2-3 кварталларда төзеп бетереп, 4 кварталга вак-төяк эшләрне төгәлләүгә калдырырга гына була, диде Хөкүмәт башлыгы.
«Төзелешне алып баруда финанс кыенлыклар юк, бары тик эшне оештыра белергә генә кирәк», - дип ассызыклады ул.
ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин үз чыгышында әйтеп узганча, гомумән Татарстан буенча еллык биремнең 33 проценты үтәлгән, бу узган ел күрсәткечләреннән 1,3 тапкырга артыграк. Шул ук вакытта торак төзелеше программасында елдан ел активрак төзелеш алып бару таләп ителә. Шуңа күрә 2009 елга резерв булдыру турында хәзер үк уйланырга кирәк, диде М.Хөснуллин.
Баулы, Буа, Саба районнары торакны сафка бастыру буенча биремне 60 процентка башкарган. Әлмәт, Бөгелмә, Зәй, Лаеш районнары төзелеш эшләре буенча графиктан калыша. Яңа Чишмә, Ютазы, Менделеев районнары еллык биремне бары 12 процентка гына үтәгән.
Шулай ук министр сүзләренә караганда, узган ел тиз торгызыла торган йорт күп төзелгән иде, әмма коммуникацияләр белән мәсьәлә чишелмәгәнгә күрә, аларда әлегә кадәр яшәүче юк. Быел исә бу проблеманы чишеп була, әлеге ихтыяҗларга 1,5 млрд. сум бүлеп бирелә (500 млн.сум — юлларга, 500 млн.сум — төзекләндерүгә, 500 млн. сум - коммуникацияләргә).
Техник инвентаризацияләү бюросы мәгълүматларына караганда, 1 майга республикада резервта 1 млн.244 мең квадрат метр күләмендә югары әзерлектәге торак бар, шул исәптән Казанда — 742 мең квадрат метр. Министр әйткәнчә, булган резервлар елны уңышлы тәмамлауны тәэмин итә ала.
Шулай ук киңәшмәдә Марат Хөснуллин РФ Конституция суды карары нигезендә, бакча участокларында төзелгән корылмаларда гражданнар теркәлә алуын искә төшерде. Шул нисбәттән, бакчачылыкларда коммуналь инфраструктуралар белән тәэмин ителеш, генераль планнарга үзгәрешләр кертү кебек мәсьәләләр килеп басачак, дип искәртте министр, муниципаль берәмлекләр вәкилләренә мөрәҗәгать итеп.
Видеокиңәшмәдә социаль ипотека программасы буенча төзелеш акрын темплар белән баруы турында ассызыкланды.
Социаль ипотека программасы буенча агымдагы елда 709 мең квадрат метрны кулланышка кертү планлаштырыла. Бүгенге көнгә бары тик якынча 9 мең квадрат метр торак тапшырылган. Әлеге күрсәткечләр шул исәптән документларны рәсмиләштермәүнең нәтиҗәсе дә.
ТР Премьер-министры: «Финанс тәэмин ителештә проблемалар юк, бары тик муниципаль берәмлекләрдә сыйфатлы итеп эш оештыра белергә генә кирәк», - дип ассызыклады.
Венера Фәсхетдинова, www.intertat.ru
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
16
май, 2026 ел
Татарстанда торакны файдалануга тапшыру планы 58 процентка үтәлгән
Бүгенге көндә торакны файдалануга тапшыру планы 58% ка үтәлгән – 1 млн 840 мең кв. метрдан артык мәйдан файдалануга тапшырылган. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
15
май, 2026 ел
Дамир Шәйдуллин: ТКХ тармагы төптән үзгәреш этабын кичерә
«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы кысаларында «Киләчәкне булдыру: торак-коммуналь хуҗалыкның яңа йөзе» сессиясе узды.
14
май, 2026 ел
Марат Айзатуллин: Төзелеш тармагының региональ цифрлы вертикален төзү мөһим
Бүген «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы кысаларында «Ясалма фәһем – төзелеш тармагында яңа нәтиҗәлелек» пленар сессиясе узды.
Халыкара икътисади форум кысаларында күчемсез милек күргәзмәсендә 46 Россия һәм чит ил төзелеш компаниясе катнаша
Бүген «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы кысаларында Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин һәм Россия Төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин күчемсез милек һәм инфраструктура проектлары күргәзмәсендә булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз