“ТР коммуналь предприятиеләр Союзы” РООР директорлар Советы һәм “ТР күпфатирлы йортлар белән идарә итү оешмалары бердәмлеге” СРО РНП Партнерлык Советының уртак утырыш үткәрүләре турында

2012 елның 12 декабре, чәршәмбе

Бүген “ТР коммуналь предприятиеләр Союзы” РООР директорлар Советы һәм “ТР күпфатирлы йортлар белән идарә итү оешмалары  бердәмлеге” үзеннән-үзе көйләнә торган РНның уртак утырышы булды. Утырышны “ТР коммуналь предприятиеләр Союзы” РООР директорлар Советы Рәисе А.А. Хәйруллин үткәрде. Чарада муниципаль оешмаларның башкарма комитет җитәкчеләре, шулай ук республиканың торак-коммуналь комплекс предприятиеләре һәм оешмаларының җитәкчеләре катнашты.

Көн тәртибенә торак-коммуналь хезмәт күрсәтү, коммуналь хезмәтләр өчен хисап тәртибе, хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасының торышы белән бәйле сораулар куелган иде.

Утырыш барышында Союз һәм Партнерлык әгъзаларының уртак эш планы тикшерелде, ТКХ предприятиеләренең иң яхшы эшчеләрен бүләкләү булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International