Сергей Степашин: Казанда 2013 елгы Универсиада объектларының сыйфаты бүлеп бирелгән чараларга җавап бирә

2012 елның 13 декабре, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясенең Хисап палатасы Рәисе Сергей Степашин Казанда 45 мең тамашачы өчен эшләнгән яңа футбол стадионы проектын база сыйфатында – Россиянең башка шәһәрләрендә мондый төрдәге спорт корылмаларын төзү барышында, аеручы 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионатын үткәрүгә әзерлек кысаларында -  кулланырга тәкъдим итте.

Казанда төзелеп килүче футбол стадионы ФИФАның барлык таләпләренә дә җавап бирә, дип ассызыклады Сергей Степашин, төзелеш сыйфаты һәм дөнья стандартларына туры килүеннән чыгып, әлеге проектны нигез итеп алырга мөмкин. Бу турыда  хисап палатасы башлыгы, бүген Казанда 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиаданы оештыру, әзерләү һәм үткәрү өчен бүлеп бирелгән бюджет чараларыннан куллануны тикшерү нәтиҗәләре буенча үткәрелгән  Россия Федерациясе Хисап палатасы Коллегиясе һәм Татарстан Республикасы Хисап палатасының Коллегиясенең уртак утырышында әйтте.

Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында булды, әлеге чарада Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин катнашты.

Утырышны ачканда, Сергей Степашин, Уеннар тәмамлангач Универсиада объектларыннан озак һәм эффектив файдалану максатыннан, 2012 елның февралендә Казанда булачак 2013 елгы җәйге Универсиада мирасы концепциясе раслануын искәртеп үтте. Аның сүзләренә караганда, Сочида булачак 2014 елда кышкы Олимпия Уеннары өчен төзелүче объектлар буенча да мондый документ әзерләнелә. Казан турында сөйләгәндә исә, спорт объектлары һәм Универсиада Авылы объектлары ничек кулланылачагы бүген үк билгеле, диде ул.

Бүген 25 спорт объекты һәм  35 Универсиада Авылы объекты файдалануга тапшырылды, дип билгеләп үтте Сергей Степашин, спорт объектлары базаларында тест формасында, шул исәптән халыкара ярышлар үткәрелә, шулай ук Казанның спорт мәктәпләрендә укучылар да шөгыльләнәләр.

РФ Хисап палатасы башлыгы билгеләп үткәнчә, 2013 елгы җәйге Универсиада үткәрүгә әзерлек чорында Казанда уникаль спорт инфраструктурасы барлыкка килгән. Әлеге инфраструктура федераль һәм, шул ук вакытта, республика чараларына төзелгән. Аның хәбәр итүенчә, федераль бюджеттан 38,8 млрд. сум, ә республика бюджетыннан – финанслауга ярдәм итү килешүе нигезендә – 5,4 млрд. сум бүлеп бирелгән.

Бүген без яңа футбол стадионындагы төзелеш мәйданын карадык, диде Сергей Степашин, объектның берникадәр кыйммәтләнүе сизелсә дә, динамика күренеп тора. Әгәр дә төзелеш башында, кирәк булачак чараларның суммасы 6 млрд. сум дип планлаштырылса, хәзер инде 13 млрд. сум, чөнки китерелгән чималлар кыйммәтләнә. Сергей Степашин әйтүенчә, 2013 елның мартында  әлеге объектта эшләр тәмамланырга тиеш.

Гомумән алганда, Казанны бүгенг көндә спорт башкаласы дип атарга мөмкин, диде РФ Хисап палатасы башлыгы, ул гына да түгел, Спорт объектларының бер өлешенең Россиядә аналогы юк һәм алар җәйге спорт төрләре ( Ишкәк белән ишү спорт төрләре, гимнастика Үзәге һәм башкалар) буенча спорт резервы командасын әзерләү өчен кулланылачак.

Сергей Степашин хәбәр итүенчә, ул бүген Казанда тагын бер спорт объектын  - Россиядәге беренче бадминтон Үзәген -  нигезләүдә истәлек ташын урнаштыруда катнашкан.

Без Татарстанда эшләнгән эшләрне күрәбез, диде Сергей Степашин, Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итеп. Сез кисәтүләргә адекват карыйсыз һәм кыска вакыт эчендә аларны юкка чыгарасыз, бу контроль чараларының эффектив булуы турында сөйли. РФ Хисап палатасы башлыгы сүзләренә караганда, җәйге Универсиадага әзерләнү кысаларында контроль чаралар үткәрү, РФ Хисап палатасы, ТР Хисап палатасы һәм гомумән дәүләт хакимияте органнары белгечләренең эффектив рәвештә бер-берсенә ярдәм итеп эшләүләрен күрсәтте.

Сергей Степашин сүзләренә караганда, Казандагы 2013 ел Универсиада объектларының сыйфаты бүлеп бирелгән чараларга җавап бирә.

Аннан соң Сергей Степашинга Медиа үзәк төзелеше турында ,шулай ук  2013 елгы Универсиадага хезмәт күрсәтү өчен  төзелеп килгән туклану комбинаты турында сөйләделәр.

“Казандагы 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада  Башкарма дирекциясе” АНО генераль директоры Владимир Леонов  кыскача 2013 елгы җәйге Универсиадага әзерлек кысаларында  үткәрелгән  эшләр турында сөйләде. Аерым алганда, ул, Универсиадада эшләргә теләк белдергән волонтерлардан 41 мең гариза кабул итүе турында хәбәр итте ( барлыгы 20 мең волонтер эшләячәк), илнең 50 югары уку йорты белән волонтерлык турында килешү төзелде. Бүгенге көндә, дөньяның 97 иле 2013 елгы Универсиадада катнашу өчен гариза бирде.

Уртак утырышта чыгыш ясаганда, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Хисап палатасының җитәкчелегенә рәхмәт сүзләре җиткерде. Без чыгымнарның күренеп торуын яклыйбыз, диде ул, табылган кисәтүләр тик тиз арада төзәтелер. Һәрбер Универсиада объектында эшләнгән эшләрне без  атна саен тикшерәбез, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов, һәр объект җәйге Уеннарга кадәр эшләргә һәм аларны үткәргәннән соң да кулланылырга тиеш. 2013 елгы Универсиадага зәерлек кысаларында гы иң мөһим бурычлар буларак, ТР Президенты Универсиада объктларын иминлеген һәм Уеннарның иминлеген тәэмин итү, Универсиада спортчылары һәм кунаклар өчен транспорт логистикасын, шулай ук туклану оештыруны атады.

Рөстәм Миңнеханов, шулай ук, Казанда җәйге Универсиада үткәрүгә  әзерләнү һәм үткәрү белән бәйле сорауларны чишәргә ярдәм иткән өчен РФ спорт Министрлыгы җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Утырыш тәмамлангач, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Хисап палатасы рәисе Сергей Степашин  ММЧ вәкилләренең сорауларына җавап бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International