Министрлыкта Омск өлкәсе делегациясе белән очрашу булды

2012 елның 13 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Төзелеш, архитектура  һәм ТКХ Министрлыгында Омск өлкәсе делегациясе белән очрашу булды. Очрашуны  ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Р.К. Кәримов үткәрде. Чарада Төзелеш Министрлыгы, ведомствоның ведомство карамагындагы предприятиеләре белгечләре катнашты.

Омск делегациясен  Омск өлкәсендәге “Торак” фондын барлыкка китерү проектының җитәкчесе Р.Р. Мирсаяпов, Омск өлкәсе Төзелеш, транспорт һәм торак-коммуналь комплексының инновацион технологияләр үсеше бүлеге башлыгы А.А. Бойко җитәкләде.

Киңәшмәнең көн тәртибенә күпфатирлы йортларда капиталь ремонт үткәрү, Татарстан Республикасы торак фонды мониторингы Фондының мәгълүмати системасын функцияләштерү сораулары куелган иде. Моннан тыш, катнашучылар торак төзү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.

Омск делегациясе вәкилләре билгеләп үткәнчә, Татарстан – хәрәкәтчән республика, бу республикадан уңышлы проектлар тормышка ашыруда  бик зур тәҗрибә алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International