Бүген Россия Федерациясе Хисап палатасы рәисе С.В. Степашинның Казандагы эшлекле сәфәре тәмамланачак. Республика башкаласында үткәрелгән чаралар кысаларында, ул ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э.Фәйзуллинга хезмәттәшлекне ныгыткан һәм дәүләт финанс контролен тормышка ашыруда керткән өлеше өчен РФ Хисап палатасының почет грамотасын тапшырды, шулай ук “Россиянең финанс контролен ныгыткан өчен” медале белән бүләкләде. Бүләкләү турындагы карар Россия Федерациясе контроль-хисап органнары ассоциациясе Президиумы тарафыннан кабул ителгән иде.