Казанда Россия ТКХ Фонды эшенең нәтиҗәләре турында фикер алышачаклар

2012 елның 17 декабре, дүшәмбе

Казанда 25 декабрь көнне “Дәүләт корпорациясе – ТКХ реформалаштыруга ярдә итүче Фондның 2007-2012 еллардагы эшчәнлегенә йомгак  һәм аның 2013-2015 елларга перспективасы турына” дигән темага киңәйтелгән киңәшмә үткәрү планлаштырыла. NA REGNUMга Фондның җәмгыять белән элемтә идарәсе хәбәр иткәнчә, киңәшмә эшендә дәүләт хакимиятефедераль һәм региональ органнарыннан вәкилләр, шулай ук торак-коммуналь хуҗалык өлкәсеннән экспертлар катнашыр дип планлаштырыла.

Дәүләт корпорациясе – ТКХ реформалаштыруга ярдә итүче Фонд генераль директоры Константин Цицин Киңәшмәдә катнашучыларга “ Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итүче Фонд турында” Федераль законын 2007-2012 елларда тормышка ашыруның барышы турында сөйләячәк.

ТКХ реформалаштыруга ярдә итүче Фонд генераль директорының беренче урынбасары Владимир Талалыкин күпфатирлы йорт торак фондында капиталь ремонт һәм авария хәлендәген торактан гражданнарны күчерү программаларын тормышка ашыруның, шулай ук 2013-2015 елларга коммуналь инфраструктураны модернизацияләүнең төп юлларын һәм алымнарын билгеләячәк.

Республиканың Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин “ТКХ реформалаштыруга ярдәм итүче Фонд турында” Федераль законын Татарстанда тормышка ашыруның барышы турында сөйләячәк.

ТКХ Фонд генераль директорының урынбасары Олег Рурин региональ программаларны тормышка ашыруның эфективлыгын үстерү буенча һәм дәүләт корпорациясе чаралары белән  финанс ягыннан  ярдәм итүнең үтәлеш чаралары турында сөйләячәк.

Моннан тыш, чыгышларның бер өлеше җитештерү практикасына, хисаплау приборларын урнаштыру һәм эксплуатацияләүгә, шулай ук энергосервислы контрактларның үтәлешенә багышланыр, дип планлаштырыла.  Әлеге фикер алышу нәтиҗәләре буенча берничә килешү төзү планлаштырыла.

Киңәшмә кысаларында Татарстанның торак-коммуналь тармагын реформалаштыру барышына зур көч куйган республика предприятиеләре һәм оешмаларын бүләкләү тантанасы булачак.

Исегезгә төшереп үтәбез, ТКХ Фонды турындагы Законның,  җомга, 14 декабрь көнне, соңгы  – өченче укылышта -  кабул ителгән яңа редакциясе нигезендә, 2013-2015 елларда дәүләт корпорациясе ярдәме белән финанс ягыннан ярдәм итү юлы белән чишә торган төп бурыч булып, 2012 елның 1 гыйнварына яраксыз дип табылган авария хәлендәге торактан гражданнарны күчерү тора. Бу чор эчендә авария хәлендәге торакның 10,56 млн. кв. метрында яшәүчеләрне күчерү планлаштырыла.  Әлеге максатлар өчен дәүләт бюджетыннан якынча 107 млрд. сум бүленеп бирелә. Бу эш белән бер үк вакытта, Фонд күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлауны финанслауга ярдәм итү дәвам итү, шулай ук яңа юнәлеш – коммуналь инфраструктураны модернизацияләү  белән шөгыльләнәчәк.

http://www.regnum.ru/news/polit/1605374.html#ixzz2FJgZOd7h

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International