Коронавирус пандемиясе шартларында төзелеш тармагы эше мәсьәләләре буенча онлайн-брифинг үткәрелде

2020 елның 9 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген #Суварстроит компаниясе журналистлар белән «Коронавирус пандемиясе шартларында төзелеш тармагы эшенең үзенчәлекләре» темасына онлайн-брифинг үткәрде. Экспертлар сыйфатында ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев, «Этажи Казань» федераль Риелтор компаниясе директоры Марат Галләмов, «Нмаркет.Про Казань» федераль компаниясе вәкиллеге директоры Марат Аллиулов һәм «Альфа Банк» ипотека бүлеге җитәкчесе Дилия Минһаҗева катнаштылар. Онлайн-брифингның модераторы булып «#Суварстроит» ҖЧҖ коммерция директоры Эльвира Галәветдинова чыгыш ясады. Чара барышында экспертлар журналистлардан килгән 13 сорауга җавап бирделәр.

Шуларның берсендә Илшат Гыймаев чыннан да, 30 марттан башлап, илдә үз – үзеңне изоляцияләү режимы кертелгәч, 6 апрельгә кадәр Татарстан төзүчеләре үз объектларында эшне туктаттылар-аларның төзелеш алып бару өчен законлы нигезләре юк иде, дип раслады. Тик 3 апрельдә РФ Хөкүмәтенең 252 нче номерлы карары чыккач, төзелеш материаллары белән тәэмин итүчеләр изоляция кагылмый торган исемлеккә эләккәч, төзүчеләрнең төзелеш мәйданнарында карантин таләпләрен һәм куркынычсызлыкны үтәү буенча эшчәнлек алып баруның законлы нигезе барлыкка килде. «Хәзер инвестицион торак төзелешенең 98% кире эшкә керде һәм тыныч режимда эшли. Бу безнең төзүчеләр үзләренең заказларын үтәячәгенә һәм өлешчеләр үз фатирларын вакытында алачагына ышаныч бирә. Төзүчеләрнең хәзер үз өстенә алган йөкләмәләрне үтәмәү өчен нигезләре юк", - дип ассызыклады Гыймаев. Ул билгеләп үткәнчә, төзелештә катгый санитар таләпләр кертелгән – барысы да битлекләрдә эшли, дезинфекция сыеклыкларыннан файдаланалар, тән температурасы контрольдә тотыла. "Әлегә Татарстанда бер төзелеш объектында да коронавирус авыруы теркәлмәгән", - дип хәбәр итте ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International