Бүген Хөкүмәт йортында, видеоконференция режимында РФның 21.07.2012 елдан №185-ФЗ “Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итүче Фонд” законын Татарстан Республикасында тормышка ашыру һәм мәктәпләрне капиталь ремонтлау сораулары буенча республика киңәшмәсе булды. Киңәшмәне ТР Президенты Р.Н. Миңнеханов үткәрде, чарада ТР Премьер-министры И.Ш. Халиков катнашты. ТР Төзелеш, архитетура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин төп доклад белән чыгыш ясады. 20 декабь торышына (ДТИ мәгълүматлары буенча), капиталь ремонт буенча эшләнгән эшләрнең гомуми суммасы 4 млрд. 369 млн. сум, әлеге сумма еллык лимитның 100% тәшкил итә. Барлык муниципаль оешмаларда да эшләр тулысынча эшләнгән. Барлык 884 йортта да капиталь ремонт тәмамланган. ДТИсендә 884 йортны кабул итү актына кул куелган.
ДТИ мәгълүматларына караганда, өстәмә программа буенча эшләнгән эшләр 87,75%ны тәшкил итә (324,9 млн. сум).
“Чиста су” программасы буенча, 20.10.2012дан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының боерыгы нигезендә, 2013 елда төзелергә тиешле, халыкны эчә торган су белән тәэмин итә торган объектларның исемлеге расланды. Монда барлык муниципаль оешмалар турында сүз бара.
2013 елда, республиканың 22 районындагы 4 мең 884 фатирны (318 йорт) һәрберсен аерым җылыту системасына күчерү планлаштырыла. Газификация Фонды тарафыннан проектлы-смета документациясен эшләү буенча эшләр башланды. Бүгенге көндә 10 муниципаль райондагы 20 йортның (436 фатир) проектлы-смета документациясе эшләнгән.
165 гомуми белем бирү һәм 5 коррекцион мәктәптә ремонт эшләренең иң мөһимнәре тәмамланган. Өч мәктәптә фасадны ремонтлау буенча эшләр тәмамланмаган, әлеге эш 2013 елга күчерелгән ( һава шартлары белән бәйле рәвештә).
20.10.2012дан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының боерыгы нигезендә, 2013 елда капиталь ремонт үткәрергә кирәк булган республика муниципаль гомуми белем бирү мәктәпләренең исемлеге расланды. Әлеге исемлеккә 162 муниципаль ( шул исәптән Казан шәһәрендәге 20 мәктәп) һәм 7 махсус ( коррекция мәктәбе) мәктәп керде, элеге эшнең гомуми суммасы 2,5 млрд. сум.