Бүген Казан Кремлендә ТР Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының попечитель советы рәисе Минтимер Шәймиев төзүчеләргә дәүләт бүләкләре тапшырды.
Үзенең кереш сүзендә М.Шәймиев, бүләкләү, август аенда билгеләнеп үтелә торган Төзүчеләр көнендә булырга тиеш булуын, ләкин төзүчеләр үзләре, эш күп булу,Универсиада якынлашу сәбәпле, әлеге чараны кичектерергә сорауларын хәбәр итте. Шуңа күрә бүләкләү тантанасын бүген оештыру карары кабул ителде.
“Чара алдыннан мондый бураннар булыр дип уйламаган идек, ләкин без барлык күренешләрдән дә өстен. Без бүген изге эшебездә сезнең өлешегезне билгеләргә җыелдык. Архитекторлар, проектчылар, архелогик хезмәтләр, галимнәр һәм рестовраторлардан башлап, төзүчеләр когортасы барлыкка килүе дә безне шатландыра. Аларны Болгар һәм Свияжскны торгызудагы уртак эшләр берләштерә”, - дип билгеләп үтте ТР Дүәләт киңәшчесе һәм әлеге эшнең һәр кеше күңеленә хуш килүенә шикләнмәвен дә өстәде.
“Кинәт кенә мондый зур эшкә алынып,без мирасыбызны яңарту кебек сорауларны квалификацион рәвештә чишә алабыз. Тик торганда гына төзеп куя торган яңа төзелеш түгел бу. Һәр нәрсәгә күңел белән якын килергә кирәк”, - диде Минтимер Шәймиев һәм соңыннан эшләгән эшләре өчен төзүчеләргә рәхмәт сүзләре җиткерде.
Аның хәбәр итүенчә, бүгенге көндә Болгар һәм Свияжскны торгызу буенча эшләр дәвам итә. Хәзерге вакытта 61 объектта реставрация һәм консервация, шулай ук яңа төзелеш эшләре бара.
2010 елны санамаганда, 2011-2012 елларда гына да Свияжсктагы 14 объектта ремонт ясау-төзү һәм реставрацион эшләр эшләнелде. Алар арасында уникаль Троицкий чиркәве, Константин һәм Елена чиркәве, Успенский монастыренең Братский корпусы, гарипләр йорты, монастырь училищесы, Ат ишегалды һәм башкалар. Моннан тыш, Свияжскта җирле халык өчен яңа йортлар төзелә. Монда каты авыру кичергән балалар өчен сәламәтләндерү үзәге дә барлыкка киләчәк.
2011-2012 елларда Болгарда 10 объект тапшырылды. Алар арасында Истәлекле билге, дөньядагы иң зур басма хәрефле Коръәне булган Ак мәчет, икмәк Музее, табиб йорты һәм башкалар. Шулай ук Хан сарае өстендә уникаль саклану корылмалары төзелде, Елга вокзалындагы эшләр тәмамланып килә, анда әле объектны музеефикацияләү буенча зур эш башкарасы бар. М.Шәймиев ассызыклаганча, Россия Президенты Владимир Путин, Болгар һәм Свияжскта эшләнгән эшләргә югары бәя бирде.
ТР Дүәләт киңәшчесе хәбәр иткәнчә, федераль һәм республика бюджетыннан финанслауга кагылышлы сораулар инде чишелде, “яңарыш” фондына үз чараларын күчергән кешеләрнең дә ярдәме сизелә. Аның сүзләренчә, бүген, шулай ук, туристлык хезмәтен яхшы итеп еоштыру турында уйларга, ТР Мәдәният Министрлыгы, республика музейлары кебек структураларга объектларны тапшыру турындагы сорауларны да чишәргә кирәк.
“Боларның барысын да чын күңелдән һәм күңел өчен эшләргә кирәк. Эшләгәннән соң күңел тынычлана торган эшнең булуы күңелле”, - дип М.Шәймиев үз чыгышына йомгак ясады һәм соңыннан дәүләт бүләкләрен тапшырды.
“«Татарское специальное научно-реставрационное управление» ЯАҖ генераль директоры Юрий Егорушкин “Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе” исеменә лаек булды. Моннан тыш, ТР Президенты Рәхмәте һәм “Яңарыш” республика фондының рәхмәт хатлары, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгының мактау трамоталары тапшырылды.
ТР төзүчеләр Союзы президенты Рим Халитов ТР төзүчеләр Союзының мактау грамоталарын тапшырды. Ул Минтимер Шәймиевне “Төзелеш өлкәсендәге хезмәтләре өчен” РФ төзүчеләр Союзы ордены белән бүләкләде.