Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “ТАНЕКО”ның икенче чиратына көчәнеш җибәрде

2012 елның 29 декабре, шимбә

2012 елның 28 декабрендә Татарстан Республикасы Президенты Түбән Кама шәһәрендәге нефть эшкәртә торган һәм нефть химиясе заводлары Комплексы объектларының төзелешендә киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә 2012 елгы эш нәтиҗәләре турындагы мәгълүмат тыңланылды, заказ бирүче “Татнефть” ААҖ һәм подрядчы оешмаларга 2013 елда тормышка ашырырга кирәкле бурычлар куелды.

Киңәшмә ахырында, Татарстан Республикасы Президенты катнашында, Гидрокрекинг урнаштыруның 14 номерлы  блогына (РТП секцияләр 4100) көчәнеш җибәрелде. Көчәнеш җибәрү буенча эшләр “Татэлектромонтаж” ААҖ көче белән башкарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International