2012 ел дәвамында Татарстан Республикасында 2,4 млн. квадрат метр яңа торак файдалануга тапшырылган. Әлеге мәгълүмат бүген, узып баручы елда соңгы тапкыр, ТР Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә яңгырады, әлеге киңәшмәне республика Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Аның хәбәр итүенчә, ТР 2,395 млн. квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, шул исәптән 482,1 мең квадрат метр - Дәүләт торак фонды программасы буенча. “ 2012 елга билгеләнгән план зуррак иде, без бары тик узган ел планын үтәдек, - дип билгеләп үтте Татарстан Президенты. – Ләкин бу күренеш РФ Минрегионүсешнең, инфраструктура белән тәэмин итү буенча, үз эшен тулысынча үтәмәве белән бәйле”.
“Шуңа да карамастан, 2,4 миллион квадрат метр торак – бу бик зур күрсәткеч, илдә өченче”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Республика Президенты социаль ипотека программасында катнашучы предприятие җитәкчеләренә рәхмәт әйтте. “Әлеге программаның илдә аналогы юк. Аның ярдәме белән без предприятие хезмәткәрләренең торак сорауларын һәм шулай ук бюджетчылар һәм яшь гаиләләрнең проблемаларын чишәбез”, - дип белдерде Р. Миңнеханов.
Ул, шулай ук, Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү программасын тормышка ашыру буенча мәгълүматлар ккитерде. Республика программалары буенча ветераннар өчен 7128 фатир төзелгән. Тагын 9027 фатирны ветераннар ирекле базардан алганнар, шуларның 1300 генә яңа торак сегментында. “ Без бу юнәлештә нәрсәдер эшләп бетермәдек, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. – Без ветераннар өчен икенчел торак урынына яңа фатирлар төзи ала идек”.
Республиканың Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, торак төзүнең һәр объектны аерым карау программасы 2013 ел өчен 2,398 мең квадрат метр торакны тәшкил итә, шул исәптән социаль ипотека программасы – 383,3 мең кв. метр, күпфатирлы инвестицион торак - -1 млн. 9 мең кв. метр, аз катлы торак төзелеше – 1 млн. 14 мең кв. метр.
Рөстәм Миңнеханов Дәүләт торак фонды тарафыннан арендалы торак төзү соравына да кагылды. Татарстан Президенты сүзләренә караганда, кечкенә күләмле арендалы торак төзелеше өчен приоритетлы мәйданнарны, иң кирәкле саналган урыннарны билгеләргә кирәк. “Арендалы торак уңайлы һәм арзан булырга, шул ук вакытта чыгымын капларга тиеш, - дип уйлый Р.Миңнеханов. – Аренданың ставкасы базарныкы кебек булырга тиеш, ә йортларны сорау булган урыннарда төзергә кирәк”.
Татарстан Президенты торак төзелешендә мөмкин булган яңа юнәлеш турында да хәбәр итте. Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, Россиянең Белем һәм фән Министрлыгы югары уку йортлары өчен тулай тораклар арендаларга әзер, Татарстан да мондый максатлар өчен йортлар төзи алыр иде. “Без югары уку йортларына аренда өчен тулай тораклар төзи алабыз. Россия белем һәм фән Министрлыгының хәзер акчасы бар, әлеге тулай торакларның чыгымнарын каплау өчен аларның субсидияләре җитәрлекме икән, моны карарга кирәк”, - диде Р.Миңнеханов.