Бүген Хөкүмәт йортында яңа елда беренче тапкыр, видеоконференция режимында, РФның 21.07.2007 елдан 185-ФЗ номерлы “ТКХка ярдәм итүче Фонд турында”гы Законын тормышка ашыру һәм мәктәпләрдә капиталь ремонт үткәрү сораулары буенча ркспублика киңәшмәсе булды. Киңәшмәне ТР Премьер-министры И.Ш. Халиков үткәрде, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин төп доклад белән чыгыш ясады.
2012 елда, күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча, гомуми мәйданы 6 млн. кв. метр булган 948 күп фатирлы йорт ремонтланган. Программаны финанслауның күләме 4 млрд. 739 млн. 333 мең сумны тәшкил итә.
2013 елда капиталь ремонт үткәрелергә тиешле күп фатирлы йортларның исемлеге Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 29.10.2012 елдан 1943-р номерлы боерыгы белән расланган. Исемлеккә 41 муниципаль оешмадагы 811 күп фатирлы йорт кергән (Әтнә, Әлки, Кайбыч һәм Чирмешән муниципаль районнарыннан тыш), финанслауның гомуми суммасы 4 млрд. 354 млн. сум.
Хәзерге вакытта республиканың муниципаль оешмалары тарафыннан, 2013 елда ремонтланырга тиешле күп фатирлы йортларның исемлегенә төзәтмәләр кертелә.
Чара ахырында 185 федераль законга ел ахырында үзгәрешләр кертелү турында хәбәр ителде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 20.10.2012 елдан 1946-р номерлы боерыгын үтәү өчен, газификация Фонды тарафыннан, яшәп килгән проектлар буенча, 2013 елда су белән тәэмин итү объектларын төзү бәйгесен үткәрүгә әзерлек эшләре бара.
“Чиста су” ФЦП чаралары кысаларында, Татарстан Республикасы федераль бюджеттан субсидияне тулы күләмдә – 43,6 млн. сум ( 5 объект) алган.
Газификация Фонды тарафыннан өч объектта су белән тәэмин итү системасы реконструкцияләнгән: Яңа Чечкабы т.п. ( Буа районы), Комсомолец т.п. (Тукай районы) һәм Девичья Поляна авылы (Чирмшән районы).
Тат. Шуган авылында су белән тәэмин итү объекты буенча, 3 гыйнвар торышына, 11,9 км салынасы суүткәргеч челтәрнең 1,8 км салынган, бер скважина борауланган, икенче скважинаны бораулау эшләре дәвам ителә һәм өченче скважинаны бораулау өчен урын әзерләнелә.
Чистай шәһәре Кызыл Армия урамында канализацион коллектор төзү объекты буенча, 2 км канализацион челтәрнең 1 км реконструкцияләү 2013 елга планлаштырылган. Хәзерге вакытта 120 п.м. салынган, калган урыннарда әзерлек эшләре бара.
Газификация Фонды тарафыннан республиканың 22 районындагы 4 мең 884 фатирны (318 йорт) аерым җылыту системасына күчерү планлаштырыла.
2013 елның 3 гыйнвар торышына 10 муниципаль районның 20 йортындагы 436 фатирда фасадлар һәм 431 фатирда фатир эче системасы буенча ПСД эшләнгән.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 29.11.2012 елдан 2129-р номерлы боерыгы белән, 2013 елда капиталь ремонт үткәрергә кирәк булган республиканың муниципаль гомуми белем бирүче мәктәпләрнең исемлеге расланган.Әлеге боерыкка гомуми суммасы 2,5 млрд. сум булган 162 муниципаль ( шул исәптән Казан шәһәренең 20 мәктәбе) һәм 7 махсус мәктәп (коррекцион мәктәпләр) кертелгән. Финанс чаралары лимитларын бүлү эше муниципаль оешмалардагы капиталь ремонт таләп итүче мәктәпләрнең мәйданнарына пропорциональ рәвештә башкарылган.