“ТКХны реформалаштыруга ярдәм итүче Фонд турында”гы 185-ФЗ номерлы Федераль законга төзәтмәләр кабул ителде

2013 елның 10 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында  “ТКХны реформалаштыруга ярдәм итүче Фонд турында”гы 185-ФЗ номерлы Федераль законга кертелгән төзәтмәләрне тикшерү соравы буенча киңәшмә булды. Киңәшмәне Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары А.М. Фролов үткәрде.

Исегезгә төшереп үтәбез, РФ Президенты Владимир Путин, фатир хуҗалары өчен мәҗбүри айлык түләүләр билгеләгән күпфатирлы йортларда  (КФЙ) капиталь ремонт ясауны финанслау системасын барлыкка китерү турындагы закон төзәтмәләренә кул куйды.

Документ буенча, капиталь ремонт өчен айлык түләүләрнең минималь күләме, хакимият федераль органнары вәкилләренең методик тәкъдимнәренә нигезләнгән РФ субъектының норматив хокук акты буенча куелачак.  Шул ук вакытта, милек ияләре гомуми җыелышларда, куелган минималь күләмнән артып киткән түләүне мөстәкыйль рәвештә билгеләргә мөмкиннәр.

Бүгенге көндә республиканың бурычы булып, капиталь ремонт үткәрелергә тиешле барлык йортлар да кергән ачык мониторинг системасын формалаштыру тора. Система ярдәмендә, торак хуҗалары йортта капиталь ремонт үткәрү вакытын белә алачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International