Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин эшлекле сәфәр белән Мәскәүдә. Ул анда Россия Федерациясе Хисап палатасы Коллегиясенең юл хуҗалыгын үстерү буенча чаралар үткәрү нәтиҗәләренә багышланган утырышында катнашты.
2013 елны XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада үткәрү кысаларында, республикада урам-юл челтәрләрен үстерү программасы тормышка ашырыла. Әлеге программа нигезендә шәһәр юлларын, транспорт чишелешен, урам аркылы чыга торган җәяүлеләр юлын төзү һәм реконструкцияләү, шулай ук урамнарны капиталь ремонтлау һәм юлларның йөрү өлешен ремонтлау каралган.
Министр И.Э. Фәйзуллин үз докладында 2012 елда эшләнгән эшләрнең нәтиҗәләрен әйтте һәм агымдагы ел планнары белән таныштырды. Билгеле булганча, бүгенге көндә 17 юл мәйданында, 8 транспорт киселешендә, 28 урам аркылы чыга торган җәяүлеләр юлында, шулай ук капиталь ремонт һәм юлларның йөрү өлеше ремонтланган 54 урамда хәрәкәт ачылган.
Агымдагы елның маенда метроның беренче линиясендәге икенче участокны файдалануга тапшыру планлаштырыла.