Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында, 2013 елда Казанда булачак XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада объектларын электр энргиясе белән тәэмин итү соравы буенча киңәшмә булды. Киңәшмәне ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин үткәрде. Чарада министрлык җитәкчеләре, ведомство карамагындагы предприятиеләрдән вәкилләр, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, “Сетевая компания” ААҖ, “2013 елда Казанда булачак XXVII Бөтендөнья җәйге универсиаданың башкарма дирекциясе” АНО катнашты.
Универсиадада катнашучыларны тукландыруны оештыру өчен ресторанны вакытлыча электр энергиясе белән тәэмин итү, шулай ук, өстәмә йөк белән бәйле рәвештә, төзелеп килүче спорт объектларын һәм урам-юл челтәрләре объектларын электр челтәрләренә тоташтыру сораулары киңәшмәнең көн тәртибенә чыгарылган иде.