Рөстәм Миңниханов “СМАРТ Сити Казань” проектын тормышка ашыру сораулары буенча киңәшмә үткәрде

2013 елның 18 гыйнвары, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңниханов “СМАРТ Сити Казань” проектын тормышка ашыру сораулары буенча киңәшмә үткәрде.

Киңәшмә Татарстан Республикасы Хакимият Йортында булды. Әлеге чарада ТР Хакимиятеннән вәкилләр, шулай ук республиканың эре компания җитәкчеләре катнашты.

Киңәшмәне ачканда Рөстәм Миңниханов билгеләп үткәнчә, “СМАРТ Сити Казань” проекты, Казанның халыкара мегаполис буларак киләчәк үсешендә, стратегик роль уйный. “Проект башкалабызның үсеше өчен ниндидер бер драйвер  булып тора, - диде ул. – Әлеге проект бездә булган, үзенә җәлеп итә торган үсеш нокталарының берсе, һәм иң перспективалысы да”.

Исегезгә төшереп үтәбез, “СМАРТ Сити Казань” проектын Татарстан Республикасының Хакимиятеннән ТР инвестицион үсеш Агентлыгы күзәтә, проектның операторы булып, махсус төзелгән оешма – “Корпорация развития РТ” ААҖ тора. Әлеге оешма халыкара эш төркемнәре белән үзара бәйләнешне тәэмин итә. “СМАРТ Сити Казань” мастер планы Малайзия  компанияләре AJM Planning & Urban Design Group, Straits Consulting Engineers һәм “Татинвестгражданпроект” ГУПның уртак эшчәнлеге нигезендә эшләнелә.

Рөстәм Миңниханов фикеренчә, “акыллы” шәһәрләр төзү буенча әлеге компанияләр бай тәҗрибәгә ия. Малайзиягә булган сәфәрендә ( 2013 елның 8-10 гыйнвары) ТР Президенты “AJM Planning & Urban Design Group” эшләгән  “Медини Искандар Малайзия”дә -  “СМАРТ Сити Казань”  проектының аналогында булды.

ТР Президенты билгеләп үткәнчә, “СМАРТ Сити Казань” проекты Казанның киләчәк үсеш планын исәпкә алып  реальләштерелергә тиеш. “Бары тик бер-берсе белән интегрирланып, “Зур Казан” бердәм концепциясен барлыкка китергән вакытта гына“Иннополис”, “СМАРТ Сити Казань”  һәм Яшел Үзән районы яны территориясендәге проектларның үсеше уңышлы булачак, - диде ул. – Без хәзер үк, Казанның эре шәһәр буларак үсешенең нигезен дөрес урнаштырырга тиеш”.

ТР инвестицион үсеш Агентлыгы җитәкчесе Ленар Якупов үз докладында проектның яңартылган концепциясе һәм  аның үсешенең агымдагы баскычы турында сөйләде.  “СМАРТ Сити Казань” гомуми мәйданы 650 ганы тәшкил итә. Проект территориясе халыкара аэропорттан  3 км һәм Казан үзәгеннән 15 км ераклыкта урнашкан. “Акыллы” шәһәр территориясе аша, “СМАРТ Сити Казань”ны халыкара аэропорт һәм башкала үзәге белән тоташтыра торган  “Аэроэкспресс” интермодаль ташу тимер юл тармагы үткәреләчәк.

“Акыллы” шәһәрдә ижтимагый-эшлекле үзәк, фәнни-белем бирү үзәге, аерым икътисади зона, шулай ук туристлык зонасы булачак. “СМАРТ Сити Казань”да яшәүчеләрнең саны якынча 56 мең кеше булыр дип планлаштырыла.

Очрашу барышында, шулай ук, инженерлык һәм транспорт инфраструктурасының төзелеше сораулары да тикшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International