Метрополитен төзү буенча эшләрнең барышы турында

2013 елның 18 гыйнвары, җомга

ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында Казан метрополитенын төзү сораулары буенча киңәшмә булды. Әлеге киңәшмәне ТР Төзелеш, архтектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин үткәрде. Чарада министрлык җитәкчеләре, шулай ук метрополитен төзелешендә катнашкан подрядчы оешмалардан вәкилләр катнашты.

Киңәшмә барышында Казан метрополитенының 1нче линиясендәге 2 нче участокны төзү сораулары каралды. Субподрядчылар эш барышы турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International