Министр И.Э. Фәйзуллин республиканың Түбән Кама районындагы Алан һәм Тукай районыдагы Мартыш авылларындагы гражданнарны күчерү сорауларын тәртипкә салу буенча ведомствоара утырыш үткәрде. Утырышта ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Ю.Л. Аляшев, “КНПУ “Оргнефтехимзаводы” ААҖ генераль директоры И.Ф. Мөхәмәтшин, “Татарстан Республикасы Президенты карамагындагы ДТФ” башкарма директоры Т.М. Абдуллин, Түбән Кама районы башкарма комитетының җитәкчесе Т.Х. Камалетдинов һәм Тукай районы башкарма комитетның җитәкчесе Р.В. Асылгәрәев катнашты.
ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Ю.Л. Аляшев комиссия тарафыннан эшләнгән эшләр турында сөйләде. Утырышта катнашучылар гражданнарны күчерү сораулары турында фикер алыштылар. Бүгенге көндә, әлеге максатны тормышка ашыру өчен, Дәүләт торак фонды тарафыннан, сәнәгать челтәрендәге санитар-яклау зонасыннан читтә урнашкан йортлардан фатирлар резервланган.