Бүген Хөкүмәт Йортында, ТР Президенты Р.Н. Миңниханов рәислегендә һәм ТР Премьер-министры И.Ш. Халиков катнашында, видеоконференция режимында 21.07.2007 елдан 185-ФЗ номерлы “ТКХка ярдәм итүче Фонд турында” РФ Законын тормышка ашыру һәм мәктәпләрдә капиталь ремонт үткәрү сораулары буенча киңәшмә булды. ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин төп доклад белән чыгыш ясады.
Барлык муниципаль оешмаларда 2013 елда күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча эшләр башланган. Бу ел исемлегенә гомуми суммасы 4 млрд. 354 млн. сум булган 41 муниципаль оешмадагы 81 күпфатирлы йорт кертелгән. Әлеге исемлеккә Әтнә, Әлки, Кайбыч һәм Чирмешән муниципаль районннары кермәгән.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 20.10.2012 елдан 1946-р номерлы боерыгын үтәү өчен, газификация Фонды тарафыннан, 45 муниципаль оешмадагы су белән тәэмин итүнең 124 объектын төзү һәм реконструкцияләү планлаштырыла. “Чиста су” ФЦП чаралары кысаларында, Төзелеш Министрлыгы газификация Фонды белән бергә, 2013 елгы “Чиста су” федераль программасына гаризалар формалаштыру өчен чаралар сайлап алуга кереште.
Газификация Фонды тарафыннан 4 мең 959 фатирны (324 йорт) аерым җылыту системасына күчерү планлаштырыла. 17 гыйнвар торышына, 418 фатирда (18 йорт) алгы як газүткәргече һәм 416 фатирда ( 19 йорт) фатирларның эчке системасы буенча проектлы-сметалы документация эшләнелгән, 244 фатирда (10 йорт) алгы якка газүткәргеч үткәрү өчен дәүләт экспертизасы тарафыннан уңай җавап алынган.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 29.11.2012 елдан 2129-р номерлы боерыгы белән, 2013 елда капиталь ремонт үткәрергә кирәк булган мунципаль гомуми белем бирүче республика мәктәпләренең исемлеге расланган. Әлеге боерыкка гомуми суммасы 2,5 млрд. сум булган 162 муниципаль ( шул исәптән Казанның 20 мәктәбе) һәм 7 махсус ( коррекцион мәктәпләр) мәктәп кергән. Финанс чаралары лимитларын бүлү, муниципаль оешмаларда капиталь ремонт таләп итүче мәктәпләрнең мәйдан өлешенә пропорциональ туры китерелә.