Төзелеш Министрлыгында республиканың футбол стадионын төзү Штабы һәм муниципаль оешмалардагы башкарма комитетларның уртак киңәшмәсе булды

2013 елның 19 гыйнвары, шимбә

Р.Н. Миңниханов рәислегендә, атна саен үткәрелә торган, 2013 елда Казанда үткәреләсе XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадага әзерлек кысаларында объектлар төзү сорауларына багышланган киңәшмәдә, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгы адресына 45 мең урынлы футбол стадионы төзелешенә өстәмә эшче көчләр ( кимендә 3 мең кеше) җәлеп итү эше йөкләнде.

Әлеге боерыкны үтәү өчен, бүген үк Төзелеш Министрлыгында, оператив рәвештә, республиканың футбол стадионын төзү Штабы һәм муниципаль оешмалардагы башкарма комитет җитәкчеләренең уртак киңәшмәсе булды.  Киңәшмәне ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Ф.М. Хәнифов үткәрде. Видеоконференцэлемтә режимында, муниципаль оешмаларда дәүләт программаларын тормышка ашыра торган төзелеш оешмалары җитәкчеләре  турыдан-туры тоташтырылган иде.

“ТР Төп инвестицион-төзелеш идарәсе” ГКУ башлыгы Р.Ф. Нуруллин үзенең муниципаль оешмаларның башкарма комитет җитәкчеләренә мөрәҗәгатендә, эшче көчләр туплау кирәклеген аңлатты һәм районнарда дәүләт программаларын үти торган белгечләрне объектка җибәрүләрен үтенде.

“Камгэсэнергострой” ААҖ генераль директоры Р.Ф. Шәйдуллин белгечләр кирәклеген билгеләп үтте һәм белгечләргә килешү төзү һәм хезмәт хакы түләүгә аерым басым ясады. Бүген эшчеләрне сан өчен түгел, ә сыйфатлы эш өчен җәлеп итәргә кирәк.

“Главстрой” ҖЧҖ баш инженеры Ф.С. Хәкимов әлеге объекттагы хезмәт килешүләренең  шартлары һәм үзенчәлекләре турында сөйләде. Әлеге объект – эшче көчләрнең лизингы.

Әлеге сорауга багышланган фикер алышу ахырында, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Ф.М. Хәнифов хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен үтәүгә игътибар итте. Футбол стадионы объектында, даими рәвештә, чараларның подрядчы оешмалар тарафыннан хезмәтне саклау таләпләрен үтәү өлешендә профилактика үткәрү оештырыла. Моннан тыш, һәр эшче вакытлыча тора торган урын белән һәм өч тапкыр туклану мөмкинлеге белән тәэмин ителгән. Аеруча зур көч куйган белгечләр билгеләнеп үтеләчәк, район оешмалары үзләренең билгеле бер бонусларын алачак.

Киңәшмәнең икенче өлеше, министрлыкның төп дәүләт программаларын тормышка ашыруга багышланган иде. Киңәшмәдә катнашучылар программаны үтәү буенча проблемалар һәм бурычлар турында сөйләштеләр. Бүгенге көндә, авария хәлендәге торакны юкка чыгару, капиталь ремонт һәм торак-коммуналь хуҗалыкны модернизацияләү программаларына аерым игътибар юнәлтелгән.

Торак-коммуналь хуҗалыкта һәм социаль-мәдәни объектларда программаларны формалаштыру һәм тормышка ашыру бүлеге башлыгы И.А. Җиһаншин үз чыгышында, авария хәлендәге торакны юкка чыгару программасын тормышка ашыру буенча булган вакыйгалар турында сөйләде. 185-ФЗ законының яңа редакциясенә туры килеп, 2012 елның 1 нче гыйнварына кадәр авария хәлендә дип табылган күпфатирлы йортлар күчерү программасына туры килә. Программа 2015 елга кадәр (2015 елны эченә алып)  формалашырга тиеш. Республика, 2015 елның 31 декабренә кадәр, авария хәлендәге бөтен торак фондыннан  гражданнарны күчерүне тәэмин итү бурычын тәкъдим итәргә тиеш.

Киңәшмәдә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыру һәм модернизацияләү бүлеге башлыгы В.Б. Тарасов “Чиста су” һәм 2 контурлы казан урнаштыру программаларын   тормышка ашыру барышы турында сөйләде. Министрлык тарафыннан, инде сигез ел, һәр фатирны аерым җылыту системасына күчерү эше бара. Бу елны, газификация Фонды тарафыннан, 4 мең 959 фатирны ( 324 йорт) аерым җылыту системасына күчерү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International