Хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасын үтәү сораулары – төзелеш тармагы өчен приоритетлы урында

2013 елның 23 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында төзелеш тармагында хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасын үтәү сораулары буенча эшче төркемнең утырышы булды. Киңәшмәне ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары А.С. Әхмәтшин үткәрде. Чарада төзелеш оешмаларының белгечләре катнашты.

Катнашучыларны сәламләгәннән соң, министр урынбасары А.С. Әхмәтшин, төзелеш куркынычсызлык техникасын үтәү өчен оешмалары тарафыннан күрелгән чаралар турында сөйләде. А.С. Әхмәтшин фикеренчә, хезмәтне саклау соравы тармак өчен приоритетлы булып тора, шуңа күрә дә аерым игътибар сорый.

Утырышта катнашучыларга агымдагы елда хезмәтне саклауны тәэмин итү буенча чаралар планын тикшерү тәкъдим ителде. Утырыш барышында, шулай ук, тикшерелгән сораулар тематикасы буенча докладлар тыңланылды.

ТРда хезмәт Дәүләт инспекциясе бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы А.Х. Зәйнетдинова төзелеш тармагындагы җитештерү травматизмының сәбәпләре турында сөйләде. Үзенең чыгышында ул травматизмның төп сәбәпләрен – предприятиеләрдәге хезмәтне саклау системасының эффектив булмавын һәм квалификацияле эшче көчләрнең җитмәвен билгеләп үтте.

ТР хезмәт, шөгыльлек һәм хезмәтне саклау Министрлыгының хезмәтне саклау бүлеге башлыгы Т.Н. Манжасова оешма җитәкчеләрен һәм белгечләрен укыту сорауларына тукталы. Республикада, бүгенге көндә, 41 уку үзәге эшли. ТР Министрлар Кабинетының 29.10.2012 елдан 912 номерлы “2013-2015 елларда ТРда хезмәтне саклау һәм аның шартларын яхшырту Озак сроклы максатчан программаны саклау турында” гы карары нигезендә, хезмәтне саклау буенча, өзлексез рәвештә, эшчеләр әзерләү ( дистанцион уку), хезмәтне саклау сораулары белән информацион тәэмин итү һәм пропагандалау буенча, актив рәвештә, чаралар үткәрү планлаштырыла.

Программа җитәкче һәм урынбасарларны; техник эшләр башкаручы төп белгечләрне;  аерым рәвештә, структура бүлекчәләренең җитәкчеләрен сыйфатлы укытуны күз алдында тота.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International