Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Э.Фәйзуллин эшлекле сәфәр белән Мәскәүдә. Ул, Россия Федерациясе региональ үсеш Министрлыгының Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан 2011 елның 6 маенда 354 номерлы карар белән расланган, күпфатирлы йортлардагы бүлмә һәм торак йортларның хуҗалары, әлеге йортлардан файдаланучылар өчен коммуналь хезмәт күрсәтү Кагыйдәләрен куллану соравы буенча үткәрелгән киңәшмәдә катнашты.
Тикшерелгән сораулар арасында түбәндәгеләр бар иде: торак-коммуналь хезмәтләрне тәкъдим итүчеләр һәм әлеге хезмәтләрдән файдаланучылар арасындагы мөнәсәбәтләрнең эффектив системасын барлыкка китерүгә юнәлгән торак сәясәтендәге яңа юнәлешләр; Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2011 елның 6 маеннан 354 номерлы карары белән расланган, күпфатирлы йортлардагы бүлмә һәм торак йортларның хуҗалары һәм әлеге йортлардан файдаланучылар өчен коммуналь хезмәт күрсәтү Кагыйдәләрен куллануның хокукый аспектлары, аларның башка норматив-хокук актлары белән үзара мөнәсәбәте; коммуналь хезмәтләр өчен түләгәндә гомуми йорт кирәк-яракларны иәпкә алу; торак турындагы законнар җыелмасына үзгәрешләр кертү һәм башкалар.
Киңәшмәнең пленар өлеше тәмамланганнан соң, катнашучылар, “түгәрәк өстәл” форматында, җыелып килгән сораулар турында фикер алыштылар.