Бүген Хөкүмәт йортында ТР Президенты Р.Н. Миңниханов рәислегендә, видеоконференция режимында, торак төзү һәм тапшыру, БВС ветеранарын торак белән тәэмин итү, авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерү буенча Республиканың адреслы программасын тормышка ашыру сораулары буенча чираттагы киңәшмә булды. ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин төп доклад белән чыгыш ясады. 25 гыйнвар торышына републикада 282,7 мең кв. метр торак ( бу еллык бурычның 12% тәшкил итә) файдалануга тапшырылган. Социаль ипотека программасы буенча гомуми мәйданы 91,7 мең кв. метр булган 1 624 фатирлы 19 йорт файдалануга тапшырылган. Программаның 114 объектыннан йотларның әзерлек дәрәҗәләре түбәндәгечә: 55 объект әзерлекнең югары дәрәҗәсендә тора; 19 объект әзерлекнең уртача дәрәҗәсендә тора; 40 объект әзерлекнең түбән дәрәҗәсендә тора.
Республикада 381 БВС ветераны өчен 34 йорт төзү дәвам ителә. 109 күпфатирлы инвестицион торак йортларның 62се әзерлекнең югары дәрәҗәсендә, 23 йорт әзерлекнең уртача дәрәҗәсендә, 24 йорт әзерлекнең түбән дәрәҗәсендә тора.
2013 елның 1 февраленә кадәр Татарстан Республикасы Дәүләт корпорациясе – торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итүче Фондка, күпфатирлы йортларда капиталь ремонт үткәрү һәм авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерү буенча республиканың адреслы программаларын тормышка ашыру; 185-ФЗ тарафыннан расланган финанс ярдәм күрсәтү шартларының үтәлеше турында хисап бирергә тиеш. Министр И.Э. Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, кирәкле документлар, барлык муниципаль оешмалар тарафыннан вакытында тапшырылган. ТР Президенты Р.Н. Миңниханов Фонд җитәкчелеге адрысына хисап сораулары буенча тулысынча электрон документ әйләнешенә күчү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итәргә карар кабул итте.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты боерыгы белән 2013 ел өчен “Авыл клублары” программасы расланган, әлеге программа мәдәният учреждениесе объектларының 46сын үз эченә ала. Бүгенге көндә 16 объектта эшләр оештырылган.