Закон проектына тәкъдимнәр

2013 елның 31 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында РФ Торак кодексын, “ТКХны реформалаштырырга ярдәм итүче Фонд турында” Федераль законын Татарстан Республикасында тормышка ашыру буенча эшләр оештыру максатыннан, министр И.Э. Фәйзуллин боерыгы белән барлыкка килгән эшче төркемнең утырышы булды. Чараны эшче төркем рәисе урынбасары, министр урынбасары Р.К. Кәримов үткәрде. 25.12.2012 елдан 271-ФЗ номерлы “Россия Федерациясе Торак кодексына һәм Россия Федерациясенең  кайбер закон актларына үзгәрешләр кертү һәм Россия Федерациясе закон актларындагы кайбер положениеләрнең үз көчләрен югалтуларын тану”  Федераль законы тарафыннан Россия Федерациясе Торак кодексына кертелгән  үзгәрешләр белән бәйле, Татарстан Республикасында әлеге үзгәрешләргә туры килгән закон кабул итү кирәк.

Киңәшмәдә катнашучыларга, ә алар арасында Министрлык белгечләре, кызыксынган оешма һәм ведомство җитәкчеләре дә бар, Татарстан Републикасының эшләнелә торган закон проектына кайбер положениеләр кертүгә үз позициясен белдерү, шулай ук әлеге проектның нормалары буенча тәкъдимнәр әйтү мөмкинлеге бирелде.

Теркемнең эш нәтиҗәләре закон проекты тәкъдимнәренең нигезенә салыначак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International