Татарстан муниципаль районнарының җитәкчеләре өчен 45 мең тамашачы кабул итә алган яңа футбол стадионы төзелешенә “Ачык ишекләр көне” оештырылачак

2013 елның 2 феврале, шимбә

Якын атналарда Татарстан Республикасы  муниципаль районнарының җитәкчеләре өчен 45 мең тамашачы кабул итә алган яңа футбол стадионы ( Казан, Чистай ур.) төзелешенә “Ачык ишекләр көне” оештырылачак. Бүген ТР Хөкүмәт Йортында булган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов әнә шундый тәкъдим белән чыкты.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында үткәргән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдимне хуплады.

Фәрит Хәнифов сүзләренә караганда, бүген футбол стадионы мәйданында 36 муниципаль районнан эшчеләр эшли. Ул билгеләп үткәнчә, муниципаль район башлыкларына төзелешнең үсеше ничек баруын, теге яки бу район бригадалары нинди эш башкаруын күрү кызыклы булачак.

Киңәшмә барышында Фәрит Хәнифов республикадагы күпфатирлы торак йортларда капиталь ремонт үткәрү буенча, 2013 ел капиталь ремонт эшләре турында сөйләде. Барлыгы 2013 елда, капиталь ремонт кирәк булган күпфатирлы йортларның исемлегенә 41 муниципаль оешмадагы гомуми суммасы 4 млрд. 354 млн. сум булган 811 күпфатирлы йорт кергән ( Әтнә, Әлки, Кайбыч һәм Чирмешән районнарыннан тыш). Бүгенге көндә программага кергән 811 йортның 335е өчен проектлы-сметалы  документация тәкъдим ителгән.

Дәүләт торак инспекциясе (ДТИ) мәгълүматлары буенча, 14 муниципаль оешмадагы 53 йортта эшләр башланган. ТКХ реформалаштыруга ярдәм итүче Фондның финанс ярдәм лимитын тапшырып бетергәннән һәм капиталь ремонт үткәрү буенча региональ адреслы программа расланганнан соң, 2013 ел буенча күпфатирлы йортлар исемлегенә төзәтмәләр кертеләчәк.

Фәрит Хәнифов, шулай ук,  Дәүләт  корпорациясе - ТКХ реформалаштыруга ярдәм итүче Фонд ( Мәскәү ) утырышы булганлыгын һәм анда Татарстан Республикасының 2012 елда капиталь ремонт үткәрү буенча еллык хисабы теркәлүен хәбәр итте.

ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары  искә төшереп үткәнчә, 2013 елдан коммуналь инфраструктураны модернизацияләү федераль программасы тормышка аша башлый, әлеге программа кысаларында 30 процентлы финанслашу каралган. Ул муниципаль оешмаларга әлеге сорауны актив рәвештә эшләргә һәм программада катнашырга тәкъдим иттте. Бүгенге көндә Алабуга администрциясе моның белән аеруча җитди шөгыльләнә.

Рөстәм Миңнеханов, шулай ук, муниципаль район башлыкларына әлеге программага игътибар итәргә тәкъдим итте. Ул, моннан тыш, республикада технологик аудит үткәрергә, шул исәптән җылы суларны, җылылык  чыганагын һәм башкаларны тикшерергә кирәклеген әйтте.

“Чиста су” программасын тормышка ашыруга килгәндә исә, бүген республикада газификация фонды  муниципаль оешмалар белән берлектә проектлы-сметалы документация ( ПСД)  эшли, дип хәбәр итте Фәрит Хәнифов. Су белән тәэмин итә торган 120 объектның 75е өчен ПСД эшләнгән. Әлеге  максатлар өчен 500 млн. сум күләмендә финанслау каралган.

Фәрит Хәнифов билгеләп үткәнчә, “Чиста су” программасы кысаларында, федераль бюджеттан субсидия алу өчен ( ТР бюджетыннан – 164,5 млн. сум, федераль бюджеттагы субсидиянең расчет күләм – 132,2 млн. сум)  24 райондагы гомуми суммасы 296,7 млн. сум булган су белән тәэмин итүнең 34 объектының якынча исемлеге әзерләнелде. Аның сүзләренә караганда, федераль субсидия алу өчен билгеле бер таләпләргә туры килергә кирәк ( аерым алганда, торак пунктта яшәүчеләрнең саны 100 меңнән артырга тиеш түгел, объект яңадан төзелгән түгел, ә реконструкцияләнгән булырга тиеш һәм башкалар). Фәрит Хәнифов хәбәр иткәнчә, 2012 елда “Чиста су” программасы буенча 300 млн. сум күләмендә федераль субсидия алуга Татарстан гариза тапшырган иде, ләкин якынча 40 млн сум гына алды, ягъни сайлап алу бик каты булган.

Аннан соң, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары 2013 елда ике контурлы казан прграммасын тормышка ашыру турында сөйләде. Шулай итеп, газификация Фонды тарафыннан 4 мең 710 фатирны ( 299 йорт) һәр фатирны аерым җылыту системасына күчерү буенча проектлы документацияне эшләү планлаштырылган. 2013 елның 1 февраль торышына, боҗраланган, алгы як һәм фатир челтәрләрен газ белән тәэмин итүне проектлаштыру өчен 1 мең 626 фатир ( 35%) техник яктан кабул ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International