Рөстәм Миңнеханов Казандагы балалар поликлиникасының ремонтланган бинасында һәм балалар тудыру йортында булды

2013 елның 3 феврале, якшәмбе

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның 4 нче номерлы шәһәр балалар поликлиникасының яңа бинасында һәм ремонтланган 1 нче номерлы балалар тудыру йортында булды. Аны Казан мэры Илсур Метшин һәм республиканың сәламәтлек саклау министры Айрат Фаррахов озатып йөрделәр.

4 нче номерлы балалар шәһәр поликлиникасы Казанның Киров районындагы район администрациясенең элеккеге бинасына урнаштырылды. Районнарның администрацияләрен берләштергәннән соң, бушап калган бинаны балалар поликлиникасы итеп үзгәртү карары кабул ителде. Бинада реконструкция эшләнелгән, әлеге эш барышында лифт шахталары, ренгенологик кабинет өчен махсус бүлмә төзелгән. Поликлиника заманча медицина җиһазлары белән җиһазландырылган. “Арзан һәм уңай мохит” программасының таләпләре тормышка ашырылган. Һәр участок педиатрына аерым бүлмә бирелгән. Көтеп тору залларында сәламәтлек темасына тематик фильмнар, мультфильмнар демонстрацияләү өчен телевизорлар урнаштырылган, уен мәйданнары җиһазландырылган.

Слободская, 25 һәм Деловая, 2 буенча иске биналарда урнашкан филиалларның барлык хезмәтләре һәм белгечләре яңа бинага күчерелде. 4 нче поликлиника Казанның Киров районына тулысынча – 18200 балага хезмәт күрсәтә. Поликлиниканың яңа бинасы заманча диагностик җиһазлар концентрациясенең урыны булып торачак, шулай ук 5 филиал үз эшләрен дәвам итәчәк. Татарстан Президентына хәбәр ителгәнчә, иртәгесе көннән поликлиника тулы көченә эшли башлаячак.

Татарстан сәламәтлек министры Айрат Фаррахов Рөстәм Миңнехановка сөйләгәнчә, бала тууының артуы сәбәпле, балалар табиблары җитмәү проблемасы барлыкка килде. Министр сүзләренә караганда, иң беренче чиратта кимендә 500 белгеч кирәк. Ләкин хезмәт хакының аз булуы өчен генә түгел (ә аның дәрәҗәсе соңгы вакытта бераз үсте), торырга урын булмау сәбәпле табиблар хастаханәләргә эшләргә бармыйлар.

Татарстан Президенты поликлиникаларга эшкә килүче яшь белгечләргә, аннан соң социаль ипотека буенча фатир алу мөмкинлеге белән, 5 елга файдаланырга торак бирергә тәкъдим итте. Шуның белән бергә, файдаланган фатир өчен түләүне беренчел взнос итеп кабул итәргә дә мөмкин. “ Балалар табиблары – бу бик мөһим категория, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. – Әгәр дә без, ел саен 150-200 фатир бүлеп бирсәк, өч ел эчендә бу проблеманы хәл итәчәкбез”.

Рөстәм Миңнеханов, шулай ук, капиталь ремонттан соң иртәгә ишекләрен ачачак 1 нче номерлы бала тудыру йортында да булды. 27 ел эчендә әлеге бала тудыру йортында 60 меңнән артык бала дөньяга килгән, ләкин анда капиталь ремонт беренче тапкыр үткәрелде. Төзү-монтаж эшләренең суммасы 141 млн. сум, бала тудыру йортын иң заманча җиһазлар белән җиһазлау өчен 122 млн. сум акча кирәк булган.

Бала тудыру йортында 36 табиб эшли, пациентлар өчен 100 койка урнаштырылган. Палаталарга керү өлеше каталкалар керү өчен киң итеп эшләнелгән, палаталарда пациентлар өчен интернетка керү мөмкинлеге урнаштырылган. Татарстан Президентына операция ясауның заманча бүлмәләрен, яңа туган балалар өчен интенсив  терапия палаталарын, башка бүлмәләрне күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International