Бүген Дәүләт корпорациясе – торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итүче Фонд Бөтенроссия селектр киңәшмәсе үткәрә. Киңәшмә эшендә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Ф.М. Хәнифов та катнаша. Әлеге чарада киләсе өч ел өчен, 185-ФЗ номерлы “ТКХны реформалаштыруга ярдәм итүче Фонд турында”гы законда каралган, күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау, авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерү һәм коммуналь инфраструктура системасын модернизацияләү буенча региональ адреслы программаларны тормышка ашыру һәм ТКХ өлкәсендәге иҗтимагый контроль региональ үзәкләренең эшен, шул исәптән коммуналь хезмәтләр тәкъдим итүнең яңа кагыйдәләрен реальләштерү проблемаларын чишү өлешен дә, формалаштыру һәм тәртипкә салу сорауларын тикшерү планлаштырыла. Соңгы сорау регионнардагы белгечләрне җәлеп итеп тикшерелде, киңәшмә барышында кире элемтәгә кергән субъектлар арасында Татарстан да бар иде.
Агымдагы елның күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасына. Хәзерге вакытта Фонд тарафыннан финанслашу лимиты килеп җитмәгән. Программаны финанслау өчен Татарстан бюджетыннан бүлеп биреләсе чараларның күләме 1 миллиард 373,1 миллион сум, шулай ук муниципаль оешма бюджетларыннан бүлеп биреләсе сумманың гомуми күләме 1 миллиард 74 миллион сум.
Статистика мәгълүматларына караганда, Татарстан Республикасында 01.01.2012 елга кадәр авария хәлендә дип табылган торакның мәйданы 339,992 мең кв. метр. 185-ФЗ номерлы Федераль закон кысаларында, 2013 елда 1 кв. метрның бәясе, Татарстан Республикасы өчен 29 850 сум дип билгеләнгән.