Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында ведомство җитәкчелегенең «XYBASE» Малазия компаниясе делегатлары белән очрашуы булды. Очрашуны министр урынбасарлары А.С. Әхмәтшин һәм А.М. Фролов үткәрде, чарада Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгының белгечләре катнашты. Кунакларның делегациясен «XYBASE» компаниясенең президенты Сухайми Абу Хассан җитәкләгән иде.
Чит илдән килгән кунаклар мәгълүмати эшләнмәләр өлкәсе белән кызыксыналар. Малазиянең «XYBASE» компаниясе «BLESS» бизнес процессларга электрон ярдәм итү системасын эшләгән. Әлеге система “бер тәрәзә” принцибына нигезләнгән һәм бизнес белән дәүләт органнары арасындагы үзәра бәйләнеш сорауларында эффектив. «BLESS» аркасында, компанияләр, офистан чыкмый гына, теге яки бу лицензияне алу өчен интернет порталы аша гариза бирә, шулай ук гаризаның каралу торышын онлайн режимда күзәтә алалар.
Очрашу А.С. Әхмәтшин тарафыннан әзерләнгән, Татарстан Республикасы төзелеш комплексы турындагы кыска мәгълүматтан башланды. Кунакларны, нигездә, рөхсәт итү-тикшерү процедураларында Министрлыкның вәкәләте булу кысыксындырды, шуңа күрә, киңәшмә барышында, катнашучылар әлеге сорауга киңрәк тукталдылар. ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары А.М. Фроов билгеләп үткәнчә, объект республиканың бер түгел, ә ике муниципаль оешмасына территориаль яктан бәйләнгән очракта гына, министрлык мондый төрдәге эшләрне башкара.
Кунакларны республикадагы төзелеш комплексында рөхсәт документациясен алу гамәле белән таныштырдылар. Әлеге процессны гадиләштерүнең роле, өстәмә инвестиция җәлеп итү соравында хәл итүче фактор буларак бик мөһим булуы билгеләнде. Алган мәгълүматлар нигезендә, кунаклар, рөхсәт процедураларын гадиләштерүнең мөмкинлекләре һәм булган потенциалы турында үз фикерләрен җиткерәчәкләр.