Бүген нанопродукция җитештерүчеләр тарафыннан продуктны базарга алып чыгарга комачаулый торган төп дүрт кыенлык белән очраша. Беренчедән, продуктның нанотехнологияләр белән бәйләнештә булуын, реклама булмавын исбатлау кирәклеге. Икенчесе – нанотехнологияләр куллану хисабына барлыкка килгән тагын да югары функциональ характеристикаларны эксперт дәрәҗәсендә күрсәтү. Алдагысы – куркынычсызлык характеристикасын раслау - хәзер дә нонотехнологияләрдән куркып торган кулланучылар өчен мөһим күренеш. Һәм әлбәттә, - җитештерүнең стабильлеге, ягъни продуктларны билгеләнгән характеристикалары белән эксперименталь үрнәк буларак түгел, бер-бер артлы алу мөмкинлеген барлыккка китерү.
7 февраль көнне сәгать 16:00да “Идея” Технопаркының конференцияләр үткәрү залында ТР нанотехнология Үзәге РОСНАНО ярдәме белән үткәрә торган махсуслашкан семинарлар сериясеннән беренче чара булачак. Семинарның миссиясе – стандартлаштыру, сертификацияләү һәм сыйфат буенча Россия белгечләренә наноиндустриянең халыкара стандартлары белән эшләүнең бөтен нечкәлекләре буенча ориентлашырга ярдәм итү. РОСНАНОның стандарташтыру, метрология һәм сертификацияләү дирекцисе җитәкчесе Ю.Г.Ткачук төп докладчы белән чыгыш ясаячак.
Семнарда булудан ни файда?
- Норматив-техник тәэмин итү – нано-продукциянең ирекле базарга чыгуын тәэмин итә торган корал.
- Тере аралашу барышында бу өлкәдәге белгечләрдән консультация
- Дөнья стандартизациясеннән соңгы хәбәрләр
- Башка оешмалардагы коллегалар белән белем һәм тәҗрибә алышу
Семинарда яктыртылачак темалар нано-стандартлар белән эшләүнең күп кенә аспектларына кагылачак:
- Ни өчен “стандарт” төшенчәсе Россиядә сүгү сүзенә әйләнде?
- Наноиндустриянең инновацион продукциясен җитештерүләр өчен норматив-техник өлкәдә нинди эшләр эшләнгән?
- Инновацион өлкәдәге стандартлаштыру үзәгенең эшенә һәм композицион материаллар җитештерүне норматив-техник тәэмин итү программасында катнашуга ничек тоташырга?
Семинарга керү ирекле.
Семинарда кем һәм нәрсә турында сөйләвен тулырак түбәндә белеп була: http://www.rusnano.com/about/press-centre/media/75866
Семинарга аккредитацияне түбәндәге телефон буенча үтәргә мөмкин: тел. 8 9033 13 61 17 яки ae@nanort.ru
ТР нанотехнология Үзәгенең PR-менеджеры Екатерина Авдошина белән элемтәгә керергә мөмкин.