Владимир Путинның Татарстанга килүе сәяси һәм икътисади яктан файдалы булды

2008 елның 28 мае, чәршәмбе

Татарстан җитәкчелеге Россия Премьер-министры Владимир Путин белән очрашуда республиканың Менделеевск шәһәрендә минераль ашламалар заводы төзү турында да сөйләште. Бу хакта Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев белдерде. Билгеле булганча, 27 майда Владимир Путин “Алабуга” махсус икътисади зонасына килеп, Россиядә авыр һәм җиңел автомобильләр җитештерү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә уздырылган иде. “Киңәшмәнең төп темасы - илдә машина төзелеше тармагын үстерү булса да, без Татарстанга кагылышлы кайбер мәсьәләләр турында да фикер алыштык”, - диде Минтимер Шәймиев бүген республиканың Мөслим муниципаль районына эш сәфәре барышында журналистларның соравына җавап биреп.
Машина төзелешенә килгәндә, Минтимер Шәймиев: “Россиядә автомобиль базары көннән-көн киңәя бара. Дөньяның автокомпонентлар җитештерүче күп кенә алдынгы компанияләр безнең илдә үзләренең бүлекчәләрен булдырырга теләк белдерәләр һәм, әйтергә кирәк, инде ачалар да. Санкт-Петербург, Мәскәү яны территорияләрендә шундый предприятияләр бар. Татарстанны исә без автомобиль җитештерү үзәге итәргә ниятлибез. Бездә авыр йөк машиналары гына түгел, төрле маркадагы җиңел автомобильләр дә җитештереләчәк. 2010 елга республикада 190 мең җиңел һәм ярымавыр автомобильләр эшләп чыгарылачак. Автокомпонентларны да үзебездә ясауга ирешергә кирәк. Бу белгечләребезнең квалификациясен күтәрергә мөмкинлек бирәчәк. Киңәшмә үткән көнне Владимир Путин “Алабуга” махсус икътисади зонасында урнашкан предприятияләр эшчәнлеге белән танышты, андагы “Северстальавто” компаниясенең җиңел автомобильләр җыю цехларында булды. Белгәнегезчә, биредәге заманча эш шартлары, автоматлаштырылган технологияләр һәркемне шаккаттырырлык”.
“Алабуга” икътисади зонасына бик күпләр килергә тели, әмма закон буенча анда 10 миллион доллар инвестиция кертергә сәләтле компанияләрнең генә заявкаларын кабул итәләр. Бу бик зур сумма, шуңа күрә без аны 3 миллион долларга киметергә сорап мөрәҗәгать иттек. Тәкъдимебез Россия Хөкүмәтендә каралыр дип уйлыйбыз, - дип сөйләде Минтимер Шәймиев. – Владимир Путинга Татарстанда төзелүче яңа нефть эшкәртү комплексын да күрсәттек. Төзелеш мәйданын вертолеттан карадык, комплекс 400 гектар җирне биләп тора. Бу проект 200 млрд. сумга бәяләнә, федераль үзәк аның 17 милиардын каплый – ул акчалар тимер юл үткәрү, инженерлык челтәрен салуга тотылачак. Калган акчаны “Татнефть” компаниясе кредитка алды. Безнең чираттагы проектыбыз -  Менделеевскида минераль ашламалар заводын төзүгә исә федераль хакимият ярдәме кирәк, чөнки бу шулай ук бик кыйммәтле проектлардан санала. Ләкин банклар акча бирергә ашкынып тормый – алар гарантияләр таләп итә. Бер Корея банкы белән сөйләшүләр алып барабыз һәм хәзер Россиянең “Тышкы иктисад банкы”н гарантия бирүче булырга сорыйбыз. Билгеле булганча, Владимир Путин әлеге банкның Күзәтечелек советы рәисе. Гомумән, РФ Премьер-министры катнашында узган киңәшмәдә бик күп мәсьәләләр күтәрелде. Әлеге очрашу республика өчен сәяси һәм икьтисади яктан да файдалы булды”, - дип ассызыклады Татарстан Президенты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International