2013 елдагы җәйге Универсиада Казанда узачак

2008 елның 2 июне, дүшәмбе

Фаразларыбыз тормышка ашты. Татарстан башкаласы Казан шәһәре 2013 елда Бөтендөнья студентларының җәйге Универсиадасын кабул итү хокукын яулады. Безнекеләр Испаниянең Виго һәм Коренең Гван Джу шәһәрләрен артта калдырып, 27 мөмкинлектән 20 тавыш җыя алды һәм зур өстенлек белән җиңү яулады.

Халыкара студентлар спорты оешмасының (FISU) штаб-квартирасы урнашкан Брюссель шәһәренә Россия делегациясе составында йөздән артык кеше киткән иде. ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев, Россия Хөкүмәте башлыгы урынбасары Александр Жуков, РФ Тышкы эшләр министры урынбасары Александр Яковенко, РФ Спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министры Виталий Мутко, РФ физик культура һәм спорт буенча федераль агентлык башлыгы Вячеслав Фетисов, Россиянең студентлар спорты оешмасы җитәкчесе Олег Матицын, танылган спортчылар Шамил Тарпищев, Ирина Роднина, Алинә Кабаева, Мария Киселева, Ильгар Мамедов һәм башкалар катнашында Казанны тәкъдир итү чарасы да югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Һәм менә хәлиткеч мизгел. FISU җитәкчесе Джордж Киллиан Универсиаданы кабул итәчәк шәһәрнең исеме язылган конвертны ача һәм... Казан шәһәрен атый. Безнең делегация озак вакыт алкышларга күмелә, ә сәхнәгә Рөстәм Миңнеханов менә. Премьер-министрыбыз үз чыгышын татар телендә башлап, залда утыручы барлык халыкны Казанга кунакка чакыра һәм ярышларның югары дәрәҗәдә узачагына ышандыра.

Билгеле булганча, Татарстан башкаласы тәүге тапкыр Универсиада өчен моннан өч ел элек көрәшә башлады. Узган елның гыйнвар аенда Италиянең Турин шәһәрендә үткән сайлауларда безнекеләр Кытайның Шень Жень шәһәренә ике тавыш аермасы белән генә оттырган иделәр. Күрәбез, бу юлы җиңү күпкә ышанычлырак булып чыкты.
Казанның җиңү яңалыгын ишеткәч тә, Россия Президенты Дмитрий Медведев Татарстан җитәкчесе Минтимер Шәймиевны телефон аша котлый. Әлеге аралашуда Илбашы Универсаданың Казан, Татарстан һәм Россия халкы өчен бәйрәмгә әвереләчәгенә ышанычын белдерә.Журналистлар биргән әңгәмәсендә исә Медведев Россиянең халыкара аренада һаман да зуррак танылу ала баруына басым ясый һәм илдә массалы спортның өстенлекле юнәлешкә әвереләчәгенә ышандыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International