Бүген Мамадыш тракты ( 2 нче Азино ур. транспорт чишелешеннән М-7 “Идел” гә кадәрге участок) автоюлының реконструкцияләнгән участогында юл хәрәкәтен ачуның рәсми тантанасы булды.
Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Федераль юл агентлыгы җитәкчесе Роман Старовойт, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты.
Исегезгә төшереп үтәбез, автоюл участогындагы эшләрнең подрядчысы булып “Каздорстрой” ААҖ тора. Әлеге юл буенча Казаннан М-7 “Идел” федераль автоюлына, шулай ук Яр Чаллы, Уфа шәһәрләренә барып була. Автоюлның озынлыгы – 7,1 км, киңлеге – хәрәктләнү өчен 6 полосага кадәр, тротуарларның киңлеге – 2,25 метр. Юл озынлыгы буенча икешәр җир асты һәм җир өсте юллары эшләнелгән, өч сфетофор урнаштырылган.
Автоюлны ачу тантанасында әйтелеп үткәнчә, мондагы хәрәкәтнең максималь интенсивлыгы – тәүлегенә 30 меңгә кадәр автомобиль.
Юл төзүчеләр һәм тантанада катнашучылар алдында чыгыш ясаганда, Федераль юл агентлыгы җитәкчесе Роман Старовойт, әлеге юлның, федераль җитәкчеләр һәм регион җитәкчеләрнең бердәм эшчәнлегенә яхшы мисал булуын билгеләп үтте. Без мондый бердәм эш үрнәкләрен бөтен Россия буенча тиражларга тиеш, диде ул.
Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Мамадыш тракты автоюлы бик мөһим юл, чөнки ул Казанны Яр Чаллы, Түбән Кама, республиканың төньяк өлеше белән тулысынча тоташтырып тора. Бу юнәлеш буенча мин бик күп йөрдем, диде Рөстәм Миңнеханов, соңгы елларда, әлеге участок катлаулылыгы һәм аварияле булуы белән аерылып торды. Татарстан Президенты хәбәр иткәнчә, автоюл, Казанны 2013 елгы җәйге Универсиадага әзерләү кысаларында реконструкцияләнгән. Ул, Мамадыш тракты автоюлын төзүдә катнашканнарга, рәхмәт сүзләре җиткерде.
ТР Президенты Указы белән, “Каздорстрой” ААҖның кайбер белгечләренә Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе дигән мактаулы исем бирелде. Моннан тыш, Россия транспорт Министрлыгының ведомство бүләкләрен ( РФ транспорт министрлыгының Рәхмәте) тапшыру булды.
“Каздорстрой” ААҖ генераль директорының урынбасары Галина Тания әйтеп үткәнчә, юл төзүчеләр киләчәктә дә, юл төзелешендә барлык көчләрен куячаклар.
Чара азагында автоюл буенча йөкле “КАМАЗлар” үтте.